Рөстәм Миңнеханов Бохара шәһәренә (Үзбәкстан) эш сәфәренә килде

20.04.2024

Бүген кич Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бохара (Үзбәкстан) шәһәренә эш сәфәренә килде.

Исегезгә төшерәбез, сәфәренең төп максаты - «ИННОПРОМ. Үзәк Азия» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашу (Ташкент, 2024 елның 22-24 апреле).

Рөстәм Миңнехановның эш программасы кысаларында иртәгә, 21 апрельдә, Бохарада «Бохара сәнәгатьне үстерү комплексы» махсус сәнәгать паркы мәйданчыгына бару, шулай ук өлкә Хәкиме белән очрашу планлаштырыла.

Моннан тыш, Үзбәкстанга визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов Навоида булачак. Ул «Навои» ирекле икътисадый зонасының индустриаль паркы территориясендә гамәлгә ашырыла торган проектлар белән танышыр дип көтелә.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.