Татарстан Рәисе Навои шәһәрендә алюминий эшләнмәләр җитештерүендә булды

21.04.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәре кысаларында Навои шәһәрендә Benkam alu extrusions алюминий профиле җитештерүендә булды.

Завод Навои ирекле икътисадый зонасында урнашкан. Җитештерү куәте елына 40 мең тоннага кадәр әзер продукция. Рөстәм Миңнехановка җитештерү процессын күрсәттеләр, продукцияне сату географиясе турында сөйләделәр.

Шунда ук махсус зонада Рөстәм Миңнеханов Hayat Power Cables көч кабельләре җитештерүдә булды. Заводның җитештерү куәте елына металл авырлыгы буенча 4200 тонна кабель эшләнмәләре, шуларның 3000 тоннасы - бакыр, 1200 тоннасы - алюминий.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.