Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанда Бохара өлкәсе Хәкиме Батыр Зарипов белән очрашты

21.04.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәре кысаларында Бохара өлкәсе Хәкиме Батыр Зарипов белән очрашты. Фикер алышуның төп темасы - «Бохара сәнәгатьне үстерү комплексы» махсус сәнәгать паркы перспективасы булды.

"Берничә илне әйләнеп чыгарга, мәйданчыкны тәкъдим итәргә кирәк", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов очрашуда. Моннан тыш, ул киләчәк предприятиеләр өчен кадрлар әзерләү өчен уку йорты булдыруның мөһимлеген аерым билгеләп үтте.

Бохара өлкәсе Хәкиме Рөстәм Миңнехановка проектка игътибар иткәне өчен рәхмәт белдерде һәм барлык искәрмәләр һәм тәкъдимнәр, һичшиксез, эшкә алыначак, дип билгеләп үтте.

"Бохара өлкәсе белән хезмәттәшлекне үстерүгә шатмын. Бохара - дөньякүләм тарихи һәм мәдәни энҗе», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

ТР Рәисе машина төзелешендә, нефть химиясе продукциясе, авыл хуҗалыгы техникасы, нефть-газ, компрессор, суыткыч җайланмалары белән тәэмин итүдә хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксынуын билгеләп үтте. Шулай ук автомобиль шиннары, «Хәләл» продукция белән тәэмин итүдә кызыксыну билгеләнде.

"Безнең республика инвестицияләр һәм инновацияләр өчен ачык, шулай ук чит ил компанияләренең ил базарына керү ноктасы булып тора, - диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.