Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ташкентта «ИННОПРОМ.Үзәк Азия" пленар сессиясендә чыгыш ясады. Чара Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Сәнәгать министры Денис Мантуров һәм Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Җәмшид Хоҗаев катнашында уза.
"Без Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеген югары бәялибез", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов катнашучыларга. Ул ассызыклаганча, бу - ике ил Президентларының аерым казанышы.
Татарстан дәүләтара элемтәләрне ныгытуга үз өлешен кертә. Узган елның октябрендә Казанда Россия һәм Үзбәкстан арасында төбәкара хезмәттәшлек форумы оештырылган иде. "Узган ел йомгаклары буенча Татарстан-Үзбәкстан товар әйләнеше 27%ка үсеп, 370 млн доллардан артып китте", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Сәүдә-икътисадый күрсәткечләр үсеше Татарстанның Үзбәкстанның кайбер төбәкләре белән элемтәләрен үстерү, Татарстанның әйдәп баручы компанияләре һәм оешмалары линиясе буенча хезмәттәшлек итү аркасында мөмкин булды. ТР Рәисе Үзбәкстанда Татарстан белән берлектә гамәлгә ашырыла торган төп зур проектларны мисал итеп китерде. Бу - «Чирчик» химия-индустриаль технопаркы, Казан федераль университетының Җизәктәге филиалы, «Җизәк» технопаркы, КФУ филиалының симуляция медицинасы үзәге. Хәзерге вакытта Бохара һәм Навои өлкәләрендә сәнәгать мәйданчыклары булдыру буенча эш алып барыла.