Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәре кысаларында Навои өлкәсендә булды.
Навоига килгәч, өлкә Хәкиме Нормат Турсунов белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов төбәкләр арасындагы эшнең мөһимлеге турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Навои өлкәсе шактый табигый ресурсларга ия, сәнәгате һәм авыл хуҗалыгы үсеш алган.
"Соңгы вакытта без Үзбәкстан партнерлары белән интенсив хезмәттәшлек итәбез. "Навои" АЭЗ территориясендә индустриаль парк булдыру буенча "КИП Мастер" проектларына аерым игътибар бирәбез", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Өлкә Хәкиме үз чиратында проектны ил Президенты хуплавын ассызыклады. Ул Рөстәм Миңнехановка индустриаль паркны гамәлгә ашыруга шәхси игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде.