Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: үзрегуляцияле арбитраж идарәчеләре оешмалары эшчәлеген контрольдә тотарга кирәк
19.12.2009
Бүген Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең киңәйтелгән коллегия утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстандагы үзрегуляцияле арбитраж идарәчеләре оешмалары эшчәнлегенә аеруча нык игътибар бирергә тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез: күчемсез милек объектлары кадастры Федераль агентлыгының Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең Федераль теркәү хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе белән бер ведомствога берләшүеннән соң, коллегия беренчесен яңа составта үтте.
Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлнара Габдрахманова хәбәр иткәнчә, Федераль теркәү хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе бүлекчәләренә 1,78 млн. кеше мөрәҗәгать иткән, бу, 2008 ел белән чагыштырганда, 16% ка күбрәк. Теркәлү гамәлләренең гомуми саны 1,1% ка арткан.
2009 ел өчен ипотека буенча теркәлүләрнең кимүе характерлы булып тора. Татарстан Республикасы буенча әлеге кимү - 41%, Казан буенча 70% тәшкил иткән (2008 елда 22,3 меңнән 2009 елда 6,7 меңгә кадәр).
Татарстан Республикасындагы үзрегуляцияле арбитраж идарәчеләре оешмалары эшчәлегенә килгәндә, хәзерге вакытта республика территориясендә 14 коммерцияле булмаган үзрегуляцияле арбитраж идарәчеләре оешмасы, үзрегуляцияле бәяләүче оешмаларның 16 вәкиле (ышанычнамә нигезендә) һәм 2 филиалы бар.
Арбитраж идарәчеләре гамәлләренә карата гаризалар һәм шикаятьләр саны 2009 елда 17% ка арткан (2008 елда 212 дән быел 247 гә кадәр). 2009 елның 11 ае эчендә 111 административ җаваплылыкка тарту протоколы төзелгән, штраф салу турында 58 карар кабул ителгән (барлыгы 165,7 мең сум). Арбитраж судында арбитраж идарәчеләрен җаваплылыкка тартырга сорап язылган 14 гариза ята. Моннан тыш, быел Арбитраж суды арбитраж идарәчеләрен дисквалификацияләү турында ике карар чыгарды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасындагы үзрегуляцияле арбитраж идарәчеләре оешмалары эшчәлеген аеруча нык контрольгә алырга тәкъдим итте. “Бүген арбитраж идарәчеләренең һәрберсе – прокуратура өчен потенциаль объект, - диде ул. – Күп очракларда арбитраж идарәчеләре предприятиеләрне тернәкләндерү белән шөгыльләнмиләр, аларны талыйлар гына”. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы фикеренчә, арбитраж идарәчеләреннән бүген конкрет эш таләп итергә кирәк.
Аннары Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге файдаланылмый торган җирләрне әйләнешкә кире кайтару буенча эшләрне дәвам итәргә кирәклеген әйтте.
Коллегия утырышы барышында түбәндәге саннар яңгырады: 2009 елның уртасына республикада авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге файдаланылмый торган 36 мең га җир барлыгы ачыкланган (аларның 61% - юридик затларга һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына карый). Шундый җирләрне ачыклау эше барышында 12 мең га җир янәдән әйләнешкә кертелгән.
2009 елда ведомстволарның эшчәнлегенә нәтиҗә ясаганда, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов күчемсез милек объектлары кадастры Федераль агентлыгының Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең Федераль теркәү хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе белән кушылуы процессында бернинди проблемалар да килеп чыкмавын билгеләп үтте.
Тулаем алганда, ведомстволарның эшен ул уңай бәяләде.
Ведомство алдына киләсе елга куелган бурычлар арасында Татарстан Республикасы Хөкүмәт башлыгы мәгълүмати системаларны алга таба кертү һәм файдалануны, булган мәгълүмат базаларын унификацияләүне әйтеп үтте. Моннан тыш, ул халыкка электрон рәвештә дәүләт хезмәтен күрсәтүнең федераль дәрәҗәдәге бурыч булуын искәртеп үтте.
Киңәйтелгән коллегия кысаларында күчемсез милек объектлары кадастры Федераль агентлыгының Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең 2009 елда эшчәнлеге турында доклад белән Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин, “Җир кадастры палатасы” Федераль дәүләт идарәсенең 2009 елда эш нәтиҗәләре турында доклад белән әлеге ведомство директоры Ленара Мозаффарова чыгыш ясады.
Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең (Росреестрның) 2010 елга бурычлары турында Татарстан Республикасы буенча Росреестр җитәкчесе – Татарстан Республикасының баш дәүләт регистраторы Азат Җаббаров сөйләде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте