Республика компанияләре – газ һәм энергетика өлкәсендә җиһазлар җитештерүчеләр Индонезия базарына чыгарга мөмкин

16.12.2009

Республика компанияләре – газ җиһазларын җитештерүчеләр Индонезия базарына тәкъдим ителергә мөмкин. Бу турыда сишәмбе, 15 декабрь көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның Индонезиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы хокуклы Илчесе Хәмид әфәнде Авалуддин белән очрашуында сүз барды.
Тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, Индонезиянең яңа доктринасы илнең газификацияләүгә юнәлтелгән (ягулык мазутыннан табигый газ куллануга күчү), һәм Индонезия базарында заманча газ җиһазларына сорау бар.
Индонезиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы хокуклы Илчесе Хәмид әфәнде Авалуддин аның илендә киләсе елларга энергетика егәрлекләрен арттыру программасының кабул ителүен хәбәр итте һәм Татарстан компанияләрен энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә чакырды.
Моннан тыш, очрашу нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына 2010 елның җәендә Сабан туен бәйрәм итү кысаларында Индонезиянең милли иҗади оешмалар чыгышларын оештыру мәсьәләсен хәл итәргә кушты.
Очрашуда Татарстан Республикасы Президентының тышкы элемтәләр департаменты директоры - Татарстан Республикасы Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Тимур Акулов, тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, “Линова” ИФК директоры Линар Якупов катнаштылар.

Белешмә өчен:

Индонезия делегациясенең Татарстанда 14 декабрьдән алып визит белән булуын искәртик.
Делегация составында – Индонезиянең сәясәт мәсьәләләре буенча министр-киңәшчесе Берлиан Напитулулу, икътисади мәсьәләләр буенча министр-киңәшчесе Суприанда Руру, хәрби-һава оборонасы мәсьәләләре буенча атташесы Тамсил Густари Малик, хәрби атташесы Арм Эрланга, сәясәт мәсьәләләре буенча беренче секретаре Додо Судраджад һ.б.
Кунаклар “Идея” инновацион-җитештерү технопаркы, ИТ-парк, Россия ислам университетында булдылар (14 декабрь).
Индонезия делегациясе әгъзаларына Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә-икътисади потенциалын тәкъдир иттеләр, республиканың берничә предприятиесе һәм оешмасы эшчәнлеге белән таныштырдылар.
Индонезия делегациясенең Татарстан Республикасына килүенең төп максаты – Ми-17 вертолетын сатып алу буенча “Казан вертолет заводы”нда (КВЗ) сөйләшүләр үткәрү.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте