Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Казанның 7 нче шәһәр поликлиникасында булды
17.12.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Казанның 7 нче шәһәр поликлиникасында булды.
Шуны әйтеп үтәбез: әлеге муниципаль сәламәтлек саклау оешмасы Казанның тарихи үзәгендә, революциягә кадәр сәүдәгәр Апанаевныкы булган бинада (бина “сәүдәгәр Апанаев йорты” кебек таныш) урнашкан. Бүген Фәтих Кәрим урамындагы йорт архитектура һәйкәле булып тора.
Бинаны (мәйданы 1887 кв. метр) реконструкцияләү Казан мэриясе тарафыннан 2006 елда башланган.
Апанаев йортына 1981 елда төзелгән 3 катлы поликлиника (мәйданы 1,5 кв. метр) килеп тоташа.
Күләмле реконструкциядән соң поликлиникада көндезге стационар, травмотология пункты урын алган. Яңартылган бүлмәләрдә Казанның үзәк өлешендә яшәгән 40 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтеләчәк.
Бинаны реконструкцияләү турында Татарстан Республикасы Премьер-министры һәм аны озатып барган шәхесләргә 7 нче поликлиниканың баш табибы Богданова сөйләде. Ул шуны әйтеп үтте: сәүдәгәр Апанаев, бинаны Юнысовлар гаиләсеннән сатып алып, анда акчалары булмаган гражданнар өчен түләүсәз медицина кабул итү пунктын оештырган. 1922 елда бина милли объектка үзгәртелгән.
Реконструкция эшләрен Казан мэриясе һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы контроле астында “Грань” ҖЧҖ алып барды (эшләрнең смета бәясе – 121,5 млн. сум).
Бүген 7 нче полклиника өчен заманча медицина җиһазлары (19,5 млн. сумга) сатып алып урнаштырылган.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Казан мэры Илсур Метшин процедура кабинетлары, дәвалый торган физик культура залы, көндезге вакыт уздыру бүлеге, ремонт ясалган башка бүлмәләрне карап чыктылар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте