Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында 2018 елга кадәр Урман хуҗалыгын үстерү стратегиясе каралган
17.12.2009
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында 2018 елга кадәр Урман хуҗалыгын үстерү стратегиясе тәкъдим ителде.
Утырыш республика муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды, аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Алексей Савинов катнашты.
Шуны әйтеп үтәбез: утырыш башланыр алдыннан Алексей Савинов һәм Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына караган оешмаларга яңа автомобильләр (янгын сүндерү һәм урман патруле машиналары) ачкычларын тапшырдылар.
Република урман хуҗалыгы өлкәсендәге эшчәнлек турында доклад белән Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Валерий Власов чыгыш ясады. Утырышта катнашучыларга ул 2018 елга кадәр Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгының үсеш стратегиясен дә тәкъдим итте. Документ бюджеты 6 млрд. 315 млн. сум тәшкил итә, шул исәптән 3,6 млрд. сум – федераль һәм 2,7 млрд. сум Татарстан Республикасы бюджетыннан. Моннан тыш, хосусый инвесторлар хисабына 5,169 млрд. сум җәлеп итү күздә тотыла.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгының үсеш стратегиясен тормышка ашыру урман массивының гомуми мәйданын зурайтырга (17,4 % тан алып 18 % ка кадәр), салым түләү күләмен арттырырга һ.б. мөмкинлекләр бирә.
Документ әзерләгәндә, эш төркеменә 128 искәрмә һәм тәкъдим бирелгән, алар эшкәртелеп Стратегия текстына кертелгәннәр.
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры шуны әйтеп үтте: республикада урманнарның гомуми мәйданы - 1 млн. 271 мең га, хәзерләнгән агач күләме 200 млн. кубометр тәшкил итә.
Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Алексей Савинов үз чыгышында аның ведомствосына “Татарстанда нинди стратегияненең кабул ителүе барыбер түгел” дип хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, урман хуҗалыгының республикадагы күләме кечкенә, ләкин шул ук вакытта әһәмиятле.
Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы 2018 елга кадәр Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгының үсеш стратегиясенә экспертиза үткәрде һәм үз искәртүләрен чыгарды.
2012 елдан башлап Татарстанда кисү өчен исәпләнгән урман участогын 100 % үзләштерүгә күчәргә теләү факты – урманга сакчыл карашның бер дәлиле, дип саный Алексей Савинов. Аның сүзләренә караганда, Стратегиядә башка өлкәләргә дә – ау, рекреация эшчәнлеге, авыл хуҗалыгына тиешле урын билгеләргә кирәк
Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы башлыгы шулай ук шуны әйтеп үтте: документта урманны җайга салу чыгымнарын 1 гектарга карата исәпләп чыгаруның кайбер аермалары бар (норматив буенча әлеге күрсәткеч 50 сум/га тәшкил итә, республикада ул бераз югарырак).
Гомумән, Россия урман хуҗалыгы 2018 елга кадәр Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгының үсеш стратегиясен хуплый, дип хәбәр итте Алексей Савинов.
Россия Федерациясе Урман кодексына килгәндә, Савинов әфәнде шуны әйтеп үтте: әйе, анда кайбер каршылыклар бар, ләкин документ кабул ителде, һәм безгә аны камилләштерергә кирәк.
2008 ел белән чагыштырганда, 2009 елда Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы өчен федераль бюджеттан 3,5 % ка күбрәк акча алган, дип хәбәр итте Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы башлыгы. Бюджетны секвестрлау белән бәйле, 2010 елга акча 14 %ка кимрәк (2009 ел белән чагыштырганда) каралган.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, утырышның нәтиҗәләрен чыгарып, Стратегиянең урман хуҗалыгын үстерү өлкәсендә адымнарыбызны системалаштырырга тырышуыбыз икәнен хәбәр итте.
Без бүген энергетик куркынычсызлык, экологик хәл турында сөйләшсәк, бу мәсьәләләрдә урманнан яхшырак бер нәрсәне дә уйлап тапмассың, дип әйтте Татарстан Республикасы Хөкүмәт башлыгы.
Ул шулай ук урман җирләрен арендага алучылар (аларның республикадагы барлык саны 628) белән эшне тәртипкә салырга кирәк дип саный. Әгәр дә аренда алучылар үз җирләрен тиешле хәлдә тотмаса, алар белән килешүне өзәргә кирәк, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Премьер-министры бүген урманчыга тиешле хакимлек итү мөмкинлекләрен бирергә кирәклеген, аның мөһим эшенә статус бирү тиешлеген билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте