Татарстан республикасы Хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Казандагы консулы Әхмәт Тута әфәнде белән очрашты
16.12.2009
Татарстан Республикасы Төркия Республикасының бизнес-структура вәкилләре өчен үзара отышлы проектларны тормышка ашыру, уртак җитештерү эшләрен оештыру һәм Россия Федерациясенең башка регионнарына киңәйтү буенча плацдармына әверелергә мөмкин.
Бу турыда Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында үткән Төркия Республикасының Казандагы консулы Әхмәт Тута әфәнде белән очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Исегезгә төшерәбез, Әхмәт Тута генераль консул Әхмәт Эргин постын алыштырды, ул инде Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев белән таныштырылды, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән әңгәмә барышында Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Әхмәт Тута “Туркиш Аирланс” компаниясенең Татарстанга башкара торган рейслар саны арттырылуын үтенде.
Ул шулай ук Татарстан Республикасы һәм Төркия Республикасы арасында товар әйләнеше арттырылу белән кызыксынуын белдерде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов генераль консул өчен ЭТИС электрон мәйданчыгы презентациясен күрсәтүне оештыруны тәкъдим итте.
Моннан тыш, ике яклы мөнәсәбәтләрнең һәм төркия бизнесы вәкилләре белән хезмәттәшлекнең киләчәктә үсеше максатыннан Рөстәм Миңнеханов Әхмәт Тута әфәнденең Татарстан территориясендәге индустриаль мәйданчыклар, “Химград” технопаркы, ИТ-парк һ.б. проектлар эшчәнлеге белән танышып чыгуын кирәк дип саный.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы Төркия Республикасының Казандагы генераль консулына уңышлы һәм нәтиҗәле эш, файдалы эшлекле контактлар урнашуны теләде.
Очрашуда Татарстан Республикасы Президентының тышкы эшләр департаменты директоры – Татарстан Республикасы Президенты каршындагы халыкара сораулар буенча дәүләт киңәшчесе Тимур Акулов, Татарстан Республикасы Премьер-министрының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Артур Фатыйхов катнаштылар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте