Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына караган оешмаларга яңа янгын сүндерү һәм урман патруле машиналары ачкычларын тапшырдылар
17.12.2009
Бүген “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Алексей Савинов Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләренә “ЗИЛ” янгын сүндерү машиналары һәм “УАЗ” урман патруле автомобильләре ачкычларын тапшырдылар.
Шуны әйтеп үтәбез: 17 янгын сүндерү машинасы - республика бюджеты, 30 урман патруле машинасы федераль бюджет акчасына сатып алынды.
Яңа автомобильләр Татарстан урман хуҗалыгы комплексының матди-техник базасын ныгытыр, махсус техника автопаркын тулыландырырлар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, урман хуҗалыгы үсеше темасы Татарстан өчен бик актуаль, бу – Татарстан Республикасы Хөкүмәте эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләренең берсе.
Бүген без Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының никадәр нәтиҗәле эшләвен күрәбез, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. Ул Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының урман хуҗалыгын оештыру сферасында да, урман юлларын төзү мәсьәләләрендә дә уртак проектлары булуын билгеләп үтте. Иң мөһиме – урман хуҗалыгы хезмәткәре статусының нинди булырга тиешлеген аңлау бар, дип саный Татарстан Республикасы Премьер-министры.
Төбәкләр һәм федераль агентлыкның уртак эше урманнарыбызның тулысынча тәртиптә булуына юнәлтелергә тиеш, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгына караган оешмаларга бүген тапшырылган яңа машиналарның урман хуҗалыгының күпкә нәтиҗәле эшләвенә китерәчәгенә дә ышанычын белдерде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте