Яңалыклар

03.07.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Вьетнам Социалистик Республикасының Екатеринбургтагы Генераль консулы Динь Ван Донг әфәнде белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

02.07.2024

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта журналистларга «Агроидел» халыкара агросәнәгать күргәзмәсен әзерләү һәм үткәрү һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексындагы агымдагы хәл турында сөйләделәр.

Брифинг традицион рәвештә республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды, шулай ук интернет челтәрендә трансляцияләнде.

02.07.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Росатом» дәүләт корпорациясенең фәнни-технологик блогы җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

01.07.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чистай шәһәренең тарихи үзәгендә берничә объектта булды. Аны Рәис ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов озата йөрде.

 

 

01.07.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чистай шәһәрендә эш сәфәрендә. Визиты кысаларында ул Бөек Ватан сугышында катнашкан Нәкыйп Хәйруллинда кунакта булды, аңа быел февраль аенда 100 яшь тулган.

01.07.2024

Рөстәм Миңнеханов «Алексеевск- Әлмәт» тизйөрешле автомобиль юлын төзү барышы белән танышты.

29.06.2024

Бүген Менделеевск районында Енабердино авылы янында «Гырон Быдтон» республика удмурт мәдәнияте бәйрәме узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Удмуртия Башлыгы һәм Хөкүмәте Администрациясе җитәкчесе Александр Журавлев катнашты.

29.06.2024

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров азык әзерләү эшләре һәм үсемлекчелек продукциясен җитештерүдә цифрлы кораллардан файдалану турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды.

29.06.2024

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау программаларын, шулай ук күп фатирлы йортларны ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды.

29.06.2024

Татарстан - илдә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге буенча лидер. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Битләр: << 181 182 183 ( 184 ) 185 186 187 188 189 190 >>