Казанда реставрациядән соң тарихи «Ак мәчет» ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Мәчет 1801-1805 елларда төзелгән. соңгы вакытка кадәр Казанда бердәнбер эшләми торган тарихи мәчет булган. 1928 елда ябылганнан соң, гыйбадәт объекты башка максатлар өчен җайлаштырыла: манарасы сүтелә, эчке планы үзгәртелә, янкормалар өстәлә. Төрле елларда биредә Мехчылар клубы, мәктәп, мех фабрикасының административ биналары урнашкан. СССР таркалганнан соң 2000 ел башына кадәр мәчет бинасы «Мелита» ААҖнең укыту-җитештерү ихтыяҗлары өчен файдаланыла.
2002 елда мәчет дин тотучыларга кире кайтарыла.
2023-2024 елларда Татарстан Республикасы Рәисе инициативасы белән хәйрия акчалары хисабына мәчеттә ремонт-реставрация эшләре башкарыла. Совет чорындагы янкормалар сүтелә, мәчетнең тарихи кыяфәте торгызыла, фундаментлар һәм грунтлар көчәйтелә, цоколь һәм стеналар гидрофобизацияләнә, эчке япмалар, баскычлар, түбәләр урнаштырыла, агач тәрәзә блоклары куела, шәрәф һәм аның киртәләре, тышкы һәм эчке инженерлык челтәрләре (электр, газ) монтажлана. Манара торгызыла, шулай ук аның тирә-ягы төзекләндерелә.
Рөстәм Миңнеханов яңа мәчет бинасын карады. Корылманың беренче катында аерым керү урыны булган хатын-кызлар намаз залы, икенче катында өч заллы ир-атлар намаз залы урнашкан. Татарстан Рәисе мәчетне торгызуда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде. "Уртак тырышлык белән бу гүзәл мәчетне реставрацияли алдык. Гасырлар буена тынлыктан соң, аның стеналарында яңадан азан яңгырый. Ышанам ки, бу мәчет хаҗиларны һәм туристларны җәлеп итү үзәге булачак", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук территориядә ярдәмче бүлмәләр блогының аерым бинасы бар (юыну бүлмәсе, ашау залы, җылылык төене). Мәчет комплексының мәйданы 1466 кв. метр тәшкил итә.