22 июньгә торак төзелешенең гомуми планы 70%ка үтәлгән, 2 млн 196 мең кв.м. файдалануга тапшырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сабантуй мәйданчыкларында азшамлыклар сыйфатын тикшереп торуны көчәйтергә кушты. Бу хакта ул бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә белдерде.
Бүген, Хәтер һәм кайгы көнендә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика киңәшмәсен бер минут тынлык белән башлады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казакъстан Республикасының Туризм һәм спорт министры Ермәк Маржикпаев белән очрашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия-Азия Эшкуарлары һәм сәнәгатьчеләре берлеге вице-президенты, Гуанчжоудагы РАЭСБ вәкиллеге башлыгы Алексей Федотов белән очрашты.
Бүген Казан ипподромында Сабантуй хөрмәтенә бәйрәм ярышлары узды. Ярышларда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Төркестан өлкәсе Хәкиме Дархан Сатыбалды һәм Кызылорда өлкәсе Хәкиме Нурлыбәк Налибаев катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» көрәш сараенда БРИКС илләре Уеннары кысаларында көрәш буенча ярышларда булды.
Казахстан белән хезмәттәшлек Татарстан өчен зур кызыксыну уята. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркестан өлкәсе Хәкиме Дархан Сатыбалды һәм Кызылорда өлкәсе Хәкиме Нурлыбәк Налибаев белән очрашуда белдерде. Очрашу Казан Кремлендә узды. Кунаклар Казанга БРИКС+илләре шәһәрләренең халыкара форумында катнашу өчен килгәннәр.
Бүген «Казан Экспо»да «Ел табибы - Ак чәчәкләр» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов БРИКС+илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясенең оештыру җыелышын ачу тантанасында катнашты. Чара БРИКС+илләре шәһәрләренең Халыкара форумы кысаларында Казан Ратушасында узды.