Яңалыклар

15.06.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате. 

15.06.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш сәфәре кысаларында триатлон буенча Россия беренчелегендә булды. Аны Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов озата йөрде.

15.06.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия авыл Сабантуе ачылу белән бәйрәмдә катнашучыларны котлады.

XIV Бөтенроссия авыл Сабантуен ачу тантанасы Барда авылында (Пермь краеның Барда муниципаль округы) узды.

15.06.2024

Бүген Татарстан Республикасы һәм Пермь крае арасында Хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча Чаралар планы имзаланды.

Документ 2024-2027 елларга исәпләнгән. Чаралар планына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Пермь крае Губернаторы Дмитрий Махонин кул куйдылар.

15.06.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Пермь краена эш сәфәре кысаларында Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салды.

15.06.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Пермь краенда эш сәфәрендә. Эш сәфәренең төп максаты - XIV Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашу. Чара Барда авылында (Пермь краеның Барда муниципаль округы) уза.

14.06.2024

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров терлек азыгы әзерләүнең барышы турында хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.

14.06.2024

Республика һәм федераль программалар кысаларында социаль-мәдәни өлкә объектларын, гидротехник корылмаларны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау барышы турында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.

14.06.2024

Казанда БРИКС Уеннары югары дәрәҗәдә узарга тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

14.06.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Корбан гаетендә йолаларны оештыру мәсьәләләренә игътибар белән карарга кушты. Бу хакта ул бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.

 

Битләр: << 181 182 183 184 185 186 187 188 ( 189 ) 190 >>