АСК хезмәткәрләре ярдәмендә республика үзен төп продуктлар белән тулысынча тәэмин итә. Бу хакта Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә билгеләп үтте.
Иртәгә (13 октябрьдә) Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре һәм ветераннары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика үзен төп продуктлар белән тулысынча тәэмин итә, ә терлекчеләрнең һөнәри осталыгы аркасында Татарстан сөт җитештерү буенча илдә лидер булып тора.
Татарстан Рәисе Россия Президенты, федераль Хөкүмәт һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан зур ярдәм күрсәтелүен билгеләп үтте: "Без агросәнәгать комплексына ярдәм итүнең барлык формаларында катнашабыз". Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. "Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Ышанам ки, безнең агросәнәгать комплексы үсәчәк һәм алга барачак", - диде ул.