Татарстан Рәисе Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры Александр Илюшин белән очрашты

14.10.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры Александр Илюшин белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Яклар экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр, шулай ук табигатьне саклау законнарын үтәү өлкәсендә алга таба багланышлар турында фикер алыштылар.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнехановка Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокурорының яңа урынбасары Дмитрий Трусовны (Казанда урнаша) тәкъдим иттеләр. Элегрәк ул Пермь крае прокуроры урынбасары вазыйфасын биләгән.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.