«Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру ахырына якынлаша. Бүгенгә үтәлешнең гомуми дәрәҗәсе 99% тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Программа буенча юл эшләре 99%ка үтәлгән. 32 районның 30ы программа буенча юл эшләрен тулысынча төгәлләгән инде. Казанда 1 ишегалды кала. Эшләрне тәмамлауның планлы датасы - октябрь ахыры. Тукай районында дүрт ишегалды буенча эшләрне 20 октябрьгә кадәр тәмамлау планлаштырыла. Тышкы яктыртуга килгәндә, бу юнәлештә программа буенча эшләр 100%ка башкарылган.
Ишегалларында җайланмалар буенча гомуми үтәлеш 98% тәшкил итә. Шул ук вакытта 30 районда кече архитектура формаларын монтажлау тулысынча төгәлләнгән инде. Тагын 2 районда монтажлауны төгәлләү планлаштырыла торган дата - октябрь уртасы. Һәр объектта әзер ишегалларын кабул итү һәм төзекләндерүне баланска тапшыру узарга тиеш. Районнар буенча комиссия сәфәрләре башланган.
Соңгы 2 атна эчендә белгечләр 9 муниципаль берәмлектә булганнар, шуның нәтиҗәсендә гомуми кисәтүләр ачыкланган: яшел зонада төзелеш чүп-чарлары, туфракны кире салмау; мәгълүмат стендларында балалар һәм спорт җайланмаларын куллану кагыйдәләренең булмавы; сыйфатсыз җайланмалар һәм нормага туры килмәгән монтажлау күзәтелә.
Соңгы 2 атна эчендә мөрәҗәгатьләр саны узган шушы чор белән чагыштырганда 44%ка кимегән. Бу ишегалларында төзелеш эшләре тәмамлануга бәйле.
Наилә Зиннәтуллина мөрәҗәгатьләрне карау срогының 2 көн булуын искәртте.