Торак тапшыру буенча гомуми план 92%ка үтәлгән - 2 млн 909 мең квадрат метр. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Министр башта төзелеш мәйданчыкларында хезмәтне саклау чаралары турында хәбәр итте. Ел башыннан үзлегеннән җайга салынучы оешмалар вәкилләре тарафыннан 2279 тикшерү уздырылган, аларның нәтиҗәләре буенча 758 тапкыр дисциплинар йогынты чаралары кулланылган. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ел башыннан бирле административ җаваплылык турында 129 карар чыгарган. Гомумән алганда, быел ведомство белгечләре төзелеш мәйданчыкларында 1 155 тапкыр булганнар. Баш инвестиция-төзелеш идарәсе гыйнвар аеннан бирле 509 контроль-күзәтчелек чарасы уздырган. Коммерциячел төзелеш линиясе буенча файдалануга торак тапшыру өлешендә планлаштырылган күләмнең 49%ы тапшырылган. Бу гомуми мәйданы 723 мең кв. м булган 115 күп фатирлы йорт. Социаль ипотека өлешендә еллык план 78%ка үтәлгән. Быел төзелергә тиешле 56 йортның 29ы файдалануга тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы – 126 мең кв. м.
Шәхси торак төзелеше өлкәсендә бүгенге көнгә 2 млн 60 мең кв. м мәйданлы 15 262 йорт файдалануга тапшырылган. Гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү буенча вәзгыять түбәндәгечә. Быел ятим балалар өчен 621 торак урын сатып алырга кирәк, бүгенге көндә 23 муниципаль берәмлектә 521 торак урынга 4 дәүләт контракты төзелгән; 100 урынга республика Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан бишенче дәүләт контракты кысаларында аукцион игълан итү буенча чаралар үткәрелә. «5 һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләр» категориясе буенча бүгенге көнгә 28 сертификатның 25е 2 300 кв. м мәйданда сатылган.
Сертификатлар алган башка гаиләләр буенча хәзерге вакытта Дәүләт торак фонды тарафыннан торак урыннары сайлау буенча эш алып барыла. Агымдагы ел программасына кертелгән 84 яшь гаиләнең 84е дә субсидия акчаларыннан файдаланган Торак төзелешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар буенча «Торак» федераль программасы буенча 4 объект эшләнә - алар буенча үтәлеш 75% тәшкил итә. Мәгариф учреждениеләреннән бүгенге көндә Кукмара районында башлангыч сыйныфлар бинасы буенча төзелеш-монтаж эшләре дәвам итә, анда 72% башкарылган. Шулай ук 5 балалар бакчасы буенча да эшләр дәвам итә. Гомуми күләмнең 88%ы башкарылган. Узган ике атнада Питрәч муниципаль районының Көек авылында 260 урынлык балалар бакчасы төзелеп беткән. «Сәламәтлек саклау» тармагы буенча илкүләм проект,дәүләт программасы һәм ике республика программасы кысаларында төзелә торган 53 объектның 5 медицина учреждениесе буенча эшләр дәвам итә, аларның 63%ы үтәлгән. Киләсе блок-спорт объектлары. Биредә 3 футбол манежы эшләнә - үтәлеш 82%. Бу атнада универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасын Алабуга шәһәрендә объектны тапшыру белән төгәлләгәннәр. Кукмара шәһәрендә чаңгы-роллер трассасын һәм Апас шәһәр тибындагы бистәсендә футбол кырының административ бинасын төзү эшләре 83% тәшкил итә. Яшьләр сәясәте линиясе буенча 6 балаларны савыктыру лагереннан дүртесе эшләнә. Программаның гомуми үтәлеше 63% тәшкил итә.
Яшьләр үзәге буенча эшләр 65%ка башкарылган. «Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» федераль программасы буенча төзелә торган Балык Бистәсе шәһәр тибындагы бистәсендә яшьләр үзәге төзелеше 65%ка үтәлгән. «Мәдәният» тармагының өч объекты буенча үтәлеш 87% тәшкил итә. Социаль учреждениеләр төзүнең ике республика программасы буенча берәр объект эшләнә. Бу Чирмешән районындагы башкарма комитет бинасы (бүгенгә гомуми күләмнең үтәлеше - 95%) һәм Нурлат районындагы комплекслы хезмәт күрсәтү пункты (97%ы үтәлгән). «Экология» илкүләм проекты буенча биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча эшләр - 96%ка, ләм кырларын рекультивацияләү буенча 73%ка башкарылган. 64 җәмәгать киңлеген төзекләндерү буенча эшләрнең гомуми үтәлеше 95% тәшкил итә. Соңгы 2 атнада 7 муниципаль берәмлектә 7 объектны төзекләндерү эшләре төгәлләнгән.
Республиканың инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү дәвам итә. Халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү программасы буенча үтәлеш 92%ка җиткән. Узган ике атнада 5 муниципалитетта 6 объект буенча эшләр төгәлләнгән. Су агызу системалары челтәрләрен һәм корылмаларын төзү, реконструкцияләү программасы гомуми күләмнең 76%ы үтәлгән. Төзелеш-монтаж эшләренең гомуми күләменнән 98%ка газ бүлү челтәрләрен һәм йорт эчендәге газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү программасы буенча башкарылган. Урамнарны яктыртуны торгызу программасы 98%ка гамәлгә ашырылган. Узган ике атнада Түбән Кама районында 29 объектта һәм Чаллы шәһәрендә бер объектта эшләр төгәлләнгән.
Федераль өлеш буенча «Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» федераль программасы 97%ка үтәлгән, аның буенча инженерлык инфраструктурасы объектлары төзелә. Шулай ук коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль программасы буенча төзелеш-монтаж эшләре 96% тәшкил итә. Бүгенге көндә подрядчылар 16 объектта эшли. Узган ике атнада Казан шәһәрендә, Түбән Кама, Сарман һәм Әгерҗе районнарында 12 йортта эшләр төгәлләнгән. Бүгенге көндә Ростехнадзор мәгълүматларына караганда, җылы бирү чорына әзерлек актларын рәсмиләштерү буенча вәзгыять түбәндәгечә: 142 оешманың 83е әзерлек актлары алган, 28 муниципалитетта 59 оешма бу эшне дәвам итә. Җылылык белән тәэмин итүче һәм җылылык челтәрләре оешмалары өчен паспортлар алу срогы – 1 ноябрьгә кадәр, муниципаль берәмлекләр өчен – 15 ноябрьгә кадәр. Алабуга районы муниципаль берәмлекнең әзерлек паспортын алган.
Шул ук вакытта җылы бирү сезонын башлау турында карар барлык 45 муниципаль районда да кабул ителгән. Барлык объектларга һәм торак йортларга җылы бирү буенча актив эш алып барыла. Барлык 3 210 котельный да эшләтеп җибәрелгән. Барлык 164 социаль яклау объекты, 17 874 күп фатирлы йорт, 3 239 мәгариф объекты, 1 958 сәламәтлек саклау объекты, 1 908 мәдәният объекты, 392 спорт һәм яшьләр объекты җылытыла. Калган социаль объектларның гомуми әзерлеге 99,6% тәшкил итә.