Казан Кремлендә алдынгы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырдылар

11.10.2024

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитештерү алдынгыларына, күренекле фән һәм мәдәният эшлеклеләренә, иң яхшы табибларга һәм педагогларга, иҗади һәм фәнни-техник интеллигенция вәкилләренә, ветераннарга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Бүген Казан Кремлендә узган тантаналы чарада 47 татарстанлы югары бүләкләр алды. Фәрит Мөхәммәтшин, барысын да республика җитәкчелеге исеменнән лаеклы бүләкләре белән котлап, күренекле татарстанлыларны, республиканың чын патриотларын тантаналы рәвештә хөрмәтләү күркәм традициягә әверелде, дип билгеләп үтте.

"Бүләкләр тапшыру - күп милләтле Татарстанның күп кырлы уңышларына керткән зур өлешегезне югары бәяләү ул, - дип ассызыклады парламент җитәкчесе. - Сез -җәмгыятебезнең авангарды, алдынгылар, республиканың барлык халкы өчен үрнәк». Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстанның югары үсеш темплары һәм республиканың күп векторлы икътисады барлык татарстанлыларның зур тырышлыгын таләп итә. "Татарстан – Россия Федерациясенең терәк төбәге, - дип ассызыклады парламент җитәкчесе. - Республика үсешендә дә сез, безнең алдынгылар, мөһим роль уйныйсыз». ТР Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, бу тантаналы чара зур халыкара вакыйга - 22-24 октябрьдә Казанда узачак БРИКС дәүләт башлыклары саммиты алдыннан уза.

«Бу безгә ил җитәкчелеге тарафыннан күрсәтелгән югары ышаныч", - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. ТР Дәүләт Советы Рәисе алдынгы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән Биектау районы башлыгы ярдәмчесе Заһир Мөхәммәдиев бүләкләнде. II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән химия сәнәгате ветераны Виктор Казаков һәм «Ремдизель» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры урынбасары – сервис буенча директоры Рамил Мөсләхов бүләкләнде. «Россия Федерациясенең атказанган укытучысы» мактаулы исеме Н.И. Лобачевский исемендәге лицей укытучысы Ольга Романовага бирелде. «Россия Федерациясенең Атказанган төзүчесе» мактаулы исеменә В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖнең капиталь төзелеш һәм капиталь ремонт үзәге проекты җитәкчесе Илдар Нуретдинов лаек булды.

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Әбдриева, шагыйрь Зиннур Мансуров, ТР Югары Суды судьясы Александр Огонев бүләкләнде. "Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медальләре «ТИСБИ» Идарә университеты президенты Нэлла Прусска һәм С.П. Горбунов исемендәге КАЗ эшчесе Хәйдәр Сабировка бирелде. «Татарстан Республикасының Атказанган табибы» дигән мактаулы исемгә Казан шәһәренең 7 нче номерлы балалар поликлиникасы табиб-педиатры Анастасия Пономарева лаек булды.

Чара азагында ТР Дәүләт Советы Рәисе барысына да фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба уңышлар теләде.


ТР Дәүләт Советы Матбугат хезмәте