Гаилә традицион рәвештә мөһим тәрбия институты булып тора һәм традицион кыйммәтләрне саклауга ярдәм итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
«Агроидел-2024» күргәзмәсе үзенә ихтыяҗын булуын раслады. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кукмара районына эш сәфәре кысаларында терлекчелек өлкәсендә инвестиция проектларын гамәлгә ашыру белән танышты һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән очрашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кукмара районына эш сәфәре кысаларында капиталь ремонттан соң «Сосенка» балаларны савыкиыру лагеренда булды. Аны ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев озата йөрде.
"Агроидел" күргәзмәсе - Татарстан өчен генә түгел, гомумән Россия өчен дә мөһим вакыйга. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» территориясендә «Агроидел-2024» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә белдерде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика кулланучылар кооперациясе оешмаларына күчмә сәүдә өчен яңа автомобильләр тапшырды. Тантанада Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин, ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов катнашты.
Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин һәм ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков «Яшь геройлар заманы» сменасын ачу тантанасында булдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Свияжск-Зернопродукт» ҖЧҖнең яңа элеватор комплексында булды.
Бүген Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге мәйданчыгында «Дорхан» компаниясенең яңа инвестицион проектларына старт бирделәр. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Дорхан» концернына нигез салучы Александр Ханин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Зеленодольск" сәнәгать паркы территориясендә логистика комплексының өченче чиратын ачуда катнашты.
Исегезгә төшерәбез, «Ромекс» девелоперы Зеленодольск сәнәгать паркы территориясендәге логистика комплексының өченче чиратын Ozon маркетплейсына файдалануга тапшырды.
Операцияләргә Татарстан Республикасы Рәисе, Ozon идарәче директоры Сергей Беляков, Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев, «Ромекс» дәүләт корпорациясе президенты Алексей Прокопенко старт бирде. Шулай ук төбәктә тагын бер фулфилмент үзәге ачу планы турында игълан ителде, аның гомуми мәйданы 85 мең кв. м булачак.