Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Лев Николаевич Толстойның тууына 200 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты.
Утырышны видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе Антон Вайно уздырды.
Л.Н. Толстойның тууына 200 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү планы кысаларындагы төп чаралар һәм оештыру комитетының 16.05.2023 елгы утырышы йомгаклары буенча йөкләмәләрне үтәүнең барышы турында РФ Мәдәният министры Ольга Любимова сөйләде.
Утырыш барышында Л.Н. Толстойның тууына 200 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыруның төп өстенлекләре, «Л.Н.Толстойның «Ясная Поляна» музей-утары" дәүләт мемориаль һәм табигый тыюлыгын Л.Н. Толстой юбилеена әзерлек турында нотыклар яңгырады.
Шулай ук Россия Федерациясе субъектларында Л.Н. Толстойның 200 еллыгына әзерлек чаралары турында нотылар тыңланды.
Исегезгә төшерәбез, 2024-2028 елларда рус язучысы Лев Николаевич Толстойның тууына 200 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү кысаларында (юбилей 2028 елда билгеләп үтеләчәк) төрле чаралар узачак, алар арасында күргәзмәләр, фәнни конференцияләр, семинарлар.