Яңалыклар

26.06.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Урумчи шәһәрендә (Кытай) 8 нче «Кытай-Евразия» ЭКСПОсын ачу тантанасында катнашты. Төп тема - "Ефәк юлында яңа мөмкинлекләр / Евразия өчен яңа яшәү көче".

26.06.2024

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, Татарстан Республикасында наркотикларга каршы комиссия рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллинның Наркотикларны явыз ният белән куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көне уңаеннан мөрәҗәгате.

25.06.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайга, Синьцзян-Уйгыр автоном районына, Урумчи шәһәренә эш сәфәренә килде.

25.06.2024

Бүген Мәскәүдә «Туполев» АҖ Директорлар советы утырышы узды. Утырышны «Туполев» АҖ Директорлар советы рәисе, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

24.06.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышында катнашты. Чара Казанның 11 нче күп юнәлешле лицеенда узды. 

24.06.2024

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы спортчыларын һәм тренерларын - БРИКС илләре Уеннары җиңүчеләрен хөрмәтләделәр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аларны ярышларда уңышлы чыгышлары белән котлады.

24.06.2024

Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Рәисенең кадрлар резервының яңа составы белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Татарстан Рәисе кадрлар резервы составына кергән һәркемне котлады һәм аларга конструктив эш теләде. Ул хәбәр иткәнчә, кадрлар резервы инде ун елдан артык формалаша, һәм республикада идарәче кадрларны сайлап алуга һәм әзерләүгә зур игътибар бирелә. Рөстәм Миңнеханов кадрлар резервы белән эшләүдә остазларның җитди ролен һәм алар җитәкчелегендә республиканың социаль-икътисадый үсешенә юнәлдерелгән проект булдыру мөмкинлеген билгеләп үтте.

23.06.2024

Бүген Казанның өч мәйданчыгында татар халык бәйрәме Сабантуй узды. Мирный бистәсе мәйданында БРИКС Уеннарын ябу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ Президенты киңәшчесе Игорь Левитин, РФ Хөкүмәте башлыгының спорт буенча штаттан тыш киңәшчесе Олег Матыцин, БРИКС+ илләре шәһәрләре форумы делегатлары һәм БРИКС Уеннары спортчылары катнашты.

23.06.2024

Бүген Казанда татар халык бәйрәме Сабантуй билгеләп үтелде. Бәйрәм чаралары берничә мәйданчыкта - «Аккош күле» урман паркында һәм Дәрвишләр бистәсенең каенлыгында узды, ә Казан ипподромында гадәттәгечә ат чабышлары оештырылды. Дәрвишләр бистәсендәге бәйрәмдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

22.06.2024

Ростех дәүләт корпорациясенең «Россия вертолетлары» холдингы Татарстанда яңа җитештерү-белем бирү үзәген тәкъдир итте. Комплекс Казан вертолетлар заводында (КВЗ) төзелгән һәм ел саен сәнәгать предприятиеләре өчен 3500 белгеч әзерләргә мөмкинлек бирәчәк.

Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Ростех дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов һәм «Россия вертолетлары» холдингы җитәкчелеге, ВЭБРФ рәисенең беренче урынбасары Александр Браверман, Россиянең Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.

Битләр: << 181 182 183 184 185 ( 186 ) 187 188 189 190 >>