Бүген Мәскәүдә 2025 елда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum-2025» халыкара форумын әзерләү һәм уздыру һәм 2024 елда узган саммит нәтиҗәләре буенча оештыру комитеты утырышы узды.
Оештыру комитеты утырышын Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин үткәрде.
Ул искәрткәнчә, ил Президенты Владимир Путин карары буенча форумның барлык чаралары инде икенче тапкыр федераль дәрәҗәдә уздырылды. Ул билгеләп үткәнчә, елдан-ел форумга кызыксыну арта, аның эшлекле программасы киңәя. 2024 елда рекордлы күрсәткечләр: форумга 20 меңгә якын катнашучы җыелган, дөньяның 87 иле һәм Россиянең 87 төбәге тәкъдим ителгән. 87 илдән яртысыннан артыгы югары җитәкчелек вәкилләре булган делегацияләр белән килгән.
Марат Хөснуллин Россиянең партнер илләр, шул исәптән Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы (ИХО) илләре белән тагын да якынаюын билгеләп үтте. «Безнең ил бу илләрдән күбрәк продукция ала башлады, - диде ул. - KazanForum мәйданчыгында 150дән артык сессия узды һәм нәтиҗәдә 120дән артык килешү төзелде. Төп чара «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы булды.
Оештыру комитеты «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2025» халыкара икътисадый форумын 15-16 майга планлаштырырга тәкъдим итте. Бу хакта Президент киңәшчесе, форумны оештыру комитеты рәисе урынбасары, җаваплы секретаре Антон Кобяков хәбәр итте.
"Быел чара югары оештыру һәм эчтәлекле дәрәҗәдә уздырылды. Чараны үткәрү срокларын билгеләү беренчел бурыч булып тора. Россия һәм халыкара вакыйгалар турында фикер алышып һәм мониторинг үткәреп, без 15-16 майны форумны 2025 елда уздыру даталары итеп билгеләргә тәкъдим итәбез", - диде ул чараны әзерләү буенча оештыру комитеты утырышында.
Антон Кобяков сүзләренчә, форумны алга җибәрү максаты - чит ил аудиториясен җәлеп итү. Ул билгеләп үткәнчә, чит ил эшлекле җәмәгатьчелегенә даими рәвештә мәгълүмат җиткерергә кирәк, шулай ук барлык кирәкле мәгълүмат материалларын да бирергә кирәк.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum-2025» халыкара икътисадый форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча киңәшмәдә ил Президенты В.В. Путинга форумга федераль статус биргәне һәм өзлексез ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.
Ул шулай ук Антон Анатольевич Кобяковка, Росконгресс фондына, федераль башкарма хакимият органнарына, оештыру комитеты әгъзаларына чараны үткәрүдә ярдәм иткәннәре, форум мәйданчыгында бергәләп эшләгәннәре, шулай ук ышанычлары һәм эшне дәвам итү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, килешенгән эш нәтиҗәсендә форум 2024 елда лаеклы уздырылды, һәм 2025 елда да чараның колачлы һәм сыйфатлы узачагына ышаныч белдерде. "Моның өчен сыйфатлы әзерлек кирәк, - диде ул. - Тиешле инфраструктура кирәк, яңа компетенцияләр, яңа элемтәләр булдыру мөмкинлекләрен кулланырга кирәк. Без, Росконгресс һәм башка хезмәттәшләр белән берлектә, системалы нәтиҗәле эш төзедек. Шуның нәтиҗәсендә көзен Казанда уздырылган БРИКС саммиты да дөнья җәмәгатьчелегенең югары бәясен алды» Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, алда торган форум халкыбызның Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 80 еллыгы елында узачак. «Бу безгә аерым җаваплылык йөкли", - дип ассызыклады ул.
Бүгенге көндә «KazanForum» даталары – 15-16 май тәкъдим ителдде. Форумның девизы - «Россия-Ислам дөньясы»: ышаныч һәм хезмәттәшлек". KazanForum һәм пленар утырышның үзәк темасы сыйфатында "Россия һәм ИХО илләре мөнәсәбәтләрен үстерүдә традицион финанс системасына альтернатива буларак криптовалюта" тәкъдим ителә.
Ислам дәүләтләре һәм Россия Үзәк банкы тарафыннан кызыксынуны исәпкә алып, криптовалюталар тематикасы оптималь вариант булыр иде, дип саныйбыз, диде Рөстәм Миңнеханов.