Роман Шәйхетдинов күп балалы Казан гаиләсе балаларын Яңа ел белән котлады

26.12.2024

«Теләкләр чыршысы» зур хәйрия гамәле кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Казанның күп балалы Лубчук гаиләсе балаларының хыялларын тормышка ашырды.

3 яшьлек Кирилл - спортчы һәм бөтен яңа нәрсәләрне өйрәнергә ярата, шуңа күрә бүләккә карда шуу җайланмасын сайлаган. 11 яшьлек Кристина иҗат белән шөгыльләнергә ярата һәм сәнгать мәктәбендә укый, ә акыллы колонка турында хыяллана. 13 яшьлек Карина цирк сәнгате белән мавыга һәм төрле фестивальләрдә чыгыш ясый, ә Яңа ел бүләге сыйфатында ул тимераякка заказ биргән.

"Теләкләр чыршысы" – бүләкләр бирү генә түгел, ә балаларның бәхетенә һәм үсешенә өлеш кертү дә. Бу - үзеңне тылсымның бер кисәге итеп тою, алар өчен онытылмаслык Яңа ел истәлекләре тудыру мөмкинлеге.

«Әлеге гамәл дәвам ителер һәм балаларга елдан-ел могҗизаларга ышаныч бирер, географиясен һәм катнашучылар санын киңәйтер дип ышанам», - дип билгеләп үтте Роман Шәйхетдинов.


ТР Премьер-министры урынбасары Р.А. Шәйхетдинов Аппараты