Алексей Песошин: Ишегалларының һәм тротуарларның норматив торышына системалы контрольне дәвам итү мөһим

11.01.2025

Ишегалларының һәм тротуарларның норматив торышына системалы контрольне дәвам итү мөһим. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, бәйрәм көннәрендә республикада катлаулы һава шартлары булды. Үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләре очраклары да булган. Моннан тыш, 4 гыйнварда Идел аша күпердә авария нәтиҗәсендә М-7 трассасында күп километрлы бөке барлыкка килгән.

"Транспорт министрлыгыннан башлыклар белән бергә юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча чаралар уздыруны сорыйм. Шәһәрара трассаларга аерым игътибар бирергә кирәк. Һава шартлары буенча бездә М-5 юлы ябылып торды. Шулай ук федераль әһәмияттәге юлларның норматив торышын тәэмин итүегезне сорыйм", - диде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.

Шул ук вакытта Алексей Песошин ишегалларында һәм тротуарларда кар һәм бозларны җыештыруны контрольдә тотуны көчәйтергә кушты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.