ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров «Теләкләр чыршысы" гамәлендә катнашты

30.12.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров гадәттәгечә "Теләкләр чыршысы" бөтенроссия хәйрия гамәлендә катнашты һәм балаларның теләкләре язылган берничә шарны алды.

Анжелика (17 яшь) «Зенит-Казан» волейбол клубы белән очрашу турында хыяллана, Илья (7 яшь) өстәл хоккеен сорый, ә махсус хәрби операциядә катнашучының улы Никита (13 яшь) Кыш Бабайдан сюрприз сыйфатында дзюдо буенча спорт инвентаре сорый. Тагын бер бәйрәм бүләге Вадимга (8 яшь) Лисичанск шәһәренә китте.

"Теләкләр чыршысы" гамәле 2018 елдан бирле бөтен Россия буенча уздырыла һәм ел саен изге гамәлләр кылырга әзер булган меңләгән кешене берләштерә. Бу вакыт эчендә балаларның 213 мең Яңа ел теләге үтәлгән. Аның максаты - катлаулы тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү.

Быел «Теләкләр чыршысы" 2024 елның 15 ноябреннән 2025 елның 28 февраленә кадәр узачак.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.