Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: Республикада язгы кыр эшләрен башкаруга 40 млрд сумнан артык акча кирәк

11.01.2025

Язгы кыр эшләрен башкаруга республикага 40 млрд сумнан артык акча кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Акчаларның шактый өлеше минераль ашламаларга китәчәк. 2025 ел уңышы өчен физик авырлыкта уртача 200 мең тонна ашлама тупланган яисә гектарга 34,7 кг туры килә. Шулардан көзге культуралар өчен 55 мең тонна ашлама кертелгән, 1 гектарга уртача 58 кг минераль ашлама туры килә. Быел чәчүлекләрнең һәр гектарына кимендә 80 кг ашлама кертү бурычы саклана.

Республика Рәисе минераль ашламалар сатып алуга 1 млрд 175 млн. сум күләмендә дәүләт ярдәме бүлеп бирү турында карар кабул итте. Субсидия бирүгә беренче сайлап алуны инде март башында игълан итү планлаштырыла.

485 мең га мәйданда чәчелгән көзге культураларның торышына мониторинг дәвам итә. Мониторинг белешмәләре буенча 84% яисә 412 мең га көзге культуралар яхшы һәм канәгатьләнерлек, 16% яисә 76 мең га - киселгән дип бәяләнә.

Россельхозцентр филиалы орлык материалын тикшерә һәм читтән кертелә торган орлыкларга мониторинг үткәрә. Бөртекле һәм кузаклы сабан культуралары орлыклары белән тәэмин ителеш республика буенча 114% тәшкил итә. Сабан культуралары орлыклары, иминият фондын исәпкә алып, көзге культуралар һәлак булган очракта салынган. Орлык сатып алуга контрактлар төзү эше дәвам итә.

Бүгенге көнгә хуҗалыклар кукуруз орлыкларына – 14%ка, көнбагыш – 23%ка, шикәр чөгендеренә - 37%ка контракт төзегән.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.