Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл белән очрашты

14.01.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл белән очрашты.

Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар традициягә әйләнде һәм Раштуа бәйрәме кысаларында уза. Рөстәм Миңнеханов Татарстанның православие динен тотучыларын бу якты бәйрәм белән котлады.

Әңгәмә барышында Татарстан митрополиясенең агымдагы эшчәнлеге, милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре, алда торган Крещение бәйрәме кысаларында чаралар оештыру турында фикер алыштылар.

Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Рөстәм Миңнехановка Татарстан митрополиясенә һәрьяклап ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. Архипастырь Казан Богородицкий ирләр монастыре территориясендәге тарихи корпусларны реставрацияләүдә ярдәм иткәне өчен аерым рәхмәт әйтте.

Владыка Рөстәм Миңнехановка быел Казан епархиясе оешуга 470 ел тулуга һәм Казанда Изге Ана образы кайтуга 20 ел тулуга багышланган тантаналар турында хәбәр итте.

Митрополия башлыгы шулай ук Татарстандагы православие чиркәве тормышында узган 2024 елга йомгак ясады. Ул руханиларның гуманитар миссиядә актив катнашуын, МХО зонасында руханиларның хезмәт итүен, төбәктә социаль хезмәтнең сизелерлек үсешен һәм конфессияара хезмәттәшлекнең ныгуын билгеләп үтте.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.