Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Мөселманнары диния нәзарәте башлыгы, Мәскәү шәһәре һәм «Мәскәү мөфтияте» Үзәк регионы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Альбир Крганов белән очрашты.
Очрашуда милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, ислам мәгарифен үстерү өлкәсендәге багланышлар турында фикер алыштылар.
Альбир Крганов шулай ук республика Рәисенә Яңа Мәскәүдә күп конфессияле рухи-агарту дини үзәге составында мәчет төзү проектын тәкъдир итте.