Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Прокуратурасы оешуга 303 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты.
Тантана Татарстан Республикасы Прокуратурасының конференц-залында (Казан, Кремль ур.) узды.
Чара гадәттәгечә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын башкару белән ачылды.
Катнашучыларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның видеокотлавы күрсәтелде. «Өч гасырдан артык элек төзелгән Россия Прокуратурасы төрле тарихи чорлар аша узды, - диде Владимир Путин видеомөрәҗәгатендә. - Әмма дәүләт системасының мөһим, эчтәлекле звеноларының берсе булып калды, җәмгыятьтә закон һәм хокукый тәртипнең өстенлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертте».
"Намуслылык, принципиальлек һәм законга хөрмәт – бу сыйфатлар гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау, җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклау турында сүз барганда алыштыргысыз. Сезнең белән безнең гамәлләргә кешеләрнең гаделлеккә ышанычы бәйле", - бу хакта РФ Генераль прокуроры Игорь Краснов видеомөрәҗәгатендә әйтте.
Татарстан Прокуроры Альберт Суяргулов, ведомство хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, ассызыклаганча: «Прокуратураның һәр хезмәткәре, нинди вазыйфа биләвенә карамастан, безнең уртак эшебезгә үз өлешен кертә. Сезнең тырышлыгыгыз, профессиональлегегез һәм эшкә бирелгәнлегегез иң югары бәягә лаек, моның өчен рәхмәт сезгә».
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Прокуратурасы хезмәткәрләре алдында чыгыш ясаганда: "Татарстан Республикасы Россия төбәкләре арасында гадәттәгечә алдынгы позициядә тора. Уртак тырышлык белән без гражданнар алдындагы бурычларны үти алабыз, эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә дә уңышлы үсештәбез. Республика хокук саклау органнарының нәтиҗәле хезмәте, шул исәптән Прокуратура хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә уңай нәтиҗәләргә ирешелде. Зур йөкләнешкә карамастан, сез закон һәм гаделлек өстенлеген тәэмин итәсез. Узган елда тыгыз хезмәттәшлектә без катлаулы проблемаларны хәл итә алдык, гамәлләрнең иң нәтиҗәле, законлы механизмнарын һәм алгоритмнарын таба алдык, барлыкка килгән киеренкелек учакларына вакытында мөнәсәбәт күрсәтә алдык, законлылык һәм социаль гаделлекне торгыза алдык».
Прокурорлар гражданнарның социаль яклауга мохтаҗ категорияләре өчен ышанычлы яклау булып тора, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул белдергәнчә, меңләгән закон бозулар бетерелгән, җинаятьләр һәм хокук бозуларга каршы көрәш эшчәнлегенә координацияләү йогынтысы күрсәтелгән.
"Безнең геройларның – махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның гаиләләренең хокукларын саклау мөһим мәсьәлә булып кала. Моннан тыш, Прокуратура дәүләт оборона заказы үтәлешен даими күзәтү белән тәэмин итте, товарлар китереп торучылар белән килеп туган проблемаларны хәл итү буенча актив эш алып барыла», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Республикада «Демография», «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Торак һәм шәһәр мохите» һ. б. кебек илкүләм проектларның уңышлы тәмамлануы билгеләп үтелде. Шул ук вакытта прокурорлар аларны гамәлгә ашыруга зур игътибар бирделәр, нигезләре булганда вазыйфаи затларның законсыз гамәлләренә принципиаль бәя бирделәр. "Быел яңа илкүләм проектлар башлана. Ышанам ки, без элеккечә аларны гамәлгә ашыру буенча лидерлар булачакбыз", - диде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов республика Прокуратурасының барлык хезмәткәрләренә җәмгыять һәм дәүләт файдасына фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, Прокуратура ветераннарына рәхмәт әйтте, алар республикабыз горурлыгы булып торалар, күп еллар яшь буынга үрнәк булдылар һәм булачаклар. Прокуратураның барлык хезмәткәрләренә алга таба да закон сагында торуларын телим, диде Татарстан Рәисе чыгышының азагында.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Прокуроры Альберт Суяргулов ведомствоның алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен, Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәтләрен, Россия Федерациясе Генераль Прокуратурасы бүләкләрен тапшырдылар.
Чарада ТР буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм башкалар катнашты.