Яңалыклар

23.12.2024

Татарстанда 2024 елгы авто-һәм мотоспорт сезонына йомгак ясалды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Автоспорт федерациясе президенты Иван Егоров, Татарстан Республикасы Автомотоспорт федерациясе әгъзалары, «КАМАЗ-мастер» узыш командасы спортчылары һәм Татарстан автоспорты ветераннары катнашты.

23.12.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яңа ел алдыннан федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән 2024 ел нәтиҗәләренә багышланган традицион очрашу уздырды. Очрашу Г. Камал исемендәге театрның яңа бинасында узды.

23.12.2024

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Яңа ел алдыннан аеруча зур уңышларга ирешкән гражданнарга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру инде күркәм традициягә әверелде.

23.12.2024

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Утырыш барышында Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Н.Д. Зелинский исемендәге Органик химия институтының лаборатория мөдире, химия фәннәре докторы, профессор Валентин Павлович Ананиковка В.В. Марковников исемендәге халыкара премия тапшырды. Премия органик химия өлкәсенә керткән зур өлеше өчен бирелде.

23.12.2024

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов «Росмолодежь. Добро» ярдәме белән «Беренчеләр хәрәкәте» оештырган «Теләкләр чыршысы" бөтенроссия гамәлендә катнашты, ул мохтаҗ гаиләләрдәге балаларга Яңа ел могҗизасын бүләк итә.

23.12.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының алтынчы утырышында бүген катнашты. Көзге сессия утырышы - быел йомгаклау утырышы.

Утырыш эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Думасы депутатлары һәм РФ сенаторлары, Хөкүмәт әгъзалары, юнәлеш министрлыклары һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнашты.

Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

23.12.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия гамәлендә катнашты.

Балаларның теләкләре язылган шарлары булган чыршы ТР Дәүләт Советы холлында урнаштырылган.

ТР Дәүләт Советы утырышы башланганчы Рөстәм Миңнеханов чыршыдан шарларның берсен алды.

 

23.12.2024

Татарстан Республикасы Рәисенең 2024 елның 23 декабрендәге күрсәтмәсе буенча Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүнең идарә органнары һәм территориаль ярдәмче системасы көчләре өчен элек кертелгән гадәттән тыш хәл режимы туктатылды.

22.12.2024

Бүген Россиянең юл һәм транспорт инфраструктурасы объектларын ачу барышында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин (видеоконференцэлемтә режимында) яңа автомобиль юллары буенча хәрәкәткә старт бирде, шулай ук Казандагы кичәге вакыйганы шәрехләде – берничә объект, шул исәптән торак йортлар, дошманның сигез пилотсыз оку аппаратлары һөҗүменә дучар булды.

 

22.12.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең юл һәм транспорт инфраструктурасы объектларын ачу тантанасында катнашты.

Юл объектларын Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин ачты (видеоконференцэлемтә режимында).

Мәскәү өлкәсендә, Санкт-Петербургта, Башкортостан Республикасында, Краснодар краенда һәм Татарстан Республикасында транспорт инфраструктурасының яңа объектлары, шулай ук трассалар участоклары ачылды.

Битләр: << 141 142 143 ( 144 ) 145 146 147 148 149 150 >>