Татарстан Рәисе һәм VK генераль директоры татар телендәге сервисларны үстерү турында фикер алыштылар

10.02.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов VK технологик корпорациясе генераль директоры Владимир Кириенко белән очрашты. Очрашу Татарстан Рәисенең Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында узды.

Искәртәбез, 2022 елда Татарстан VK компаниясе белән мәгариф һәм фәнни-техник хезмәттәшлек турында килешү имзалаган иде.

Очрашу барышында хезмәттәшлекнең төрле юнәлешләре, аерым алганда, VK да татар телендәге сервисларны үстерү турында фикер алыштылар. «Без ИТ-индустрия лидерлары белән хезмәттәшлек итәргә телибез, шуларның берсе - VK", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. "ТНВ" телеканалының Мәскәү филиалы ярдәме белән.