Яңалыклар

02.11.2024

Республикада 12 муниципаль берәмлектә 67 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясау дәвам итә. Төзелеш-монтаж һәм сезонлы эшләр 99%ка үтәлгән. Подряд оешмалары тарафыннан 682 йорт төзелеп беткән, шул исәптән 10 муниципалитетта соңгы ярты айда файдалануга 63 объект тапшырылган. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль оешмалар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

02.11.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эксплуатацияләүче оешмаларның юлларны көзге-кышкы карап тоту режимына оператив күчүен тәэмин итәргә кушты.

02.11.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов алда торган бәйрәмнәр вакытында халыкның иминлеген тәэмин итәргә кушты.

01.11.2024

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов геология-минералогия фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе академигы Ренат Хәлиулла улы Мөслимовны 90 яшьлек юбилее белән котлады.

Котлау тантанасы Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

01.11.2024

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов БРИКС илләренең Яшьләр советы әгъзалары белән очрашты. Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды.

Чарада катнашучыларга БРИКС илләренең Яшьләр советы утырышы турында видеоролик күрсәтелде. Очрашуның модераторлары - ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм «Яшьләр дипломатиясе академиясе» КБАО рәисе Дилбәр Садыйкова.

31.10.2024

Бүген Казан Кремлендә чирәмдә хоккей буенча «Динамо - Ак Барс» ир-атлар клубы һәм чирәмдә хоккей буенча «Ак Барс - Динамо» хатын-кызлар клубы - 2024 елгы сезонның чирәмдә хоккей буенча Россия чемпионнары коллективларын хөрмәтләү тантанасы узды. Спортчыларны лаеклы җиңүләре белән Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады.

31.10.2024

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясенең чираттагы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.

30.10.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә эш сәфәрендә. Эш сәфәренең төп максаты - Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Россия Хөкүмәте әгъзалары белән үткәргән киңәшмәдә катнашу.

Төп тема - авыл территорияләрен комплекслы үстерү һәм 2030 елга кадәр дәүләт программасын гамәлгә ашыру перспективалары турында дәүләт программасын үтәү.

30.10.2024

30 октябрь - Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Репрессияләнгән 54 727 кешенең, аларның гаиләләренең исемнәре һәм язмышлары Татарстан Республикасы Хәтер китабының 28 томында мәңгеләштерелгән.

29.10.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елның 9 аенда республиканың берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм ел ахырына кадәр финанс системасы органнарының бурычлары буенча финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсен уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Битләр: << 141 142 143 144 145 ( 146 ) 147 148 149 150 >>