Алексей Песошин: Мәгариф учреждениеләре һәм предприятиеләр арасында хезмәттәшлек аеруча зур әһәмияткә ия

11.02.2025

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин сәнәгать предприятиеләренең мәктәпләр белән хезмәттәшлегендә иң яхшы кадрлар практикасы буенча семинар-киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә «Казан вертолетлар заводы» АҖдә узды.

Киңәшмә башланганчы Алексей Песошин һәм аны озата йөрүче затлар «Металл белеме һәм җимермәүче контроль» лабораториясен, «Кибердром» проектында катнашучыларны әзерләү участокларын һәм мәйданчыкларын карап чыктылар.

Татарстан Республикасы Премьер-министрына Казан мәктәпләренең берсе мисалында предприятиеләрнең өлкән сыйныф укучылары белән үзара хезмәттәшлек проектын тәкъдир иттеләр. Семинар-киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко ачып җибәрде.

Ул искәрткәнчә, чара мәктәп эскәмиясеннән башлап һөнәри юнәлеш бирү буенча системалы эш алып бару кысаларында үткәрелә.

Татарстанда бу эш ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылган. Олег Коробченко хәбәр иткәнчә, 6 февральдә Фән һәм мәгариф советы утырышы узган, анда Россия Президенты Владимир Путин Россиядә техник кадрлар әзерләүнең бердәм үтәли системасын формалаштыру бурычын куйды – мәктәптән алып университетка кадәр.

Видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәгә республиканың барлык муниципаль районнары да кушылды.

Татарстанда профильле укыту һәм һөнәри белем бирү турында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде. Ул ассызыклаганча, икътисадның әйдәп баручы тармаклары өчен кадрлар әзерләү - мәгариф системасының төп бурычларының берсе. «Аны хәл итү мәктәптә үк башланырга тиеш", - диде министр һәм мәгариф оешмалары белән предприятиеләр арасындагы хезмәттәшлек механизмнары совет чорында ук эшләнгән һәм актив кулланылган, дип искәртте.

Мәктәпләрдә хезмәт дәресләре лабораторияләрдә һәм мәктәп остаханәләрендә генә түгел, укыту-җитештерү комбинатларында да үткәрелгән. УПК ярдәмендә укучылар мәктәптә үк эшче һөнәре алганнар.

«2023 елдан Россиянең барлык мәктәпләрендә һөнәри юнәлеш бердәм моделен кертү башланды. Модель 3 дәрәҗәне күздә тота - база, төп һәм алга киткән. 2025 елның 1 сентябренә без барлык мәктәпләрне дә төп яки алдынгы дәрәҗәгә күчерергә планлаштырабыз. Моның өчен мәктәпләрдә һөнәри белем бирүне оештыру һәм һөнәри белемгә кадәрге сыйныфлар булу зарур. Бу бурычны бары тик бергәләп кенә хәл итә алабыз", - диде ТР Мәгариф министрлыгы башлыгы.

Илсур Һадиуллин «Мәктәп – УҺБ - предприятие» моделен уңай мисал итеп Казан, Бөгелмә, Түбән Кама мәгариф учреждениеләрен китерде. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләренең башка төбәкләр, аерым алганда, Мәскәүнең мәктәп укучылары һәм студентлар белән эшләү буенча инновацион үзәкләре тәҗрибәсен өйрәнүләре турында сөйләде. "Һөнәри юнәлеш бирү эше башлангыч мәктәптән алып барылырга һәм предприятиеләр белән тыгыз элемтәдә торырга тиеш», - диде министр чыгышының азагында.

Киңәшмәдә «Казан вертолетлар заводы» АҖ генераль директоры Николай Яковлевның предприятие өчен кадрлар әзерләү эше турында, «СИБУР» ҖЧҖнең яшь белгечләр һәм уку йортлары белән эшләү буенча җитәкчесе Ирина Шаһмәмәтованың озак вакытлы кадрлар кытлыгы шартларында мәктәп укучылары, ата-аналар һәм уку йортлары белән эшләү турында нотыклары яңгырады.

Кайбер мәктәпләр һәм көллиятләр вәкилләре предприятиеләр белән һөнәри юнәлеш өлкәсендә мөнәсәбәтләр урнаштыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ассызыклаганча, семинарның темасы республика икътисады өчен мөһим һәм актуаль. Бүген республика предприятиеләрендә эшче кадрлар һәм урта звено белгечләре җитмәү вәзгыяте барлыкка килде.

Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, төбәк икътисадында 2 миллионнан артык кеше эшли, шул ук вакытта Татарстан эш бирүчеләреннән вакансияләр саны 40 меңгә якын. Аларның 30 проценты - сәнәгать өчен, бу 13 меңгә якын эш урыны.

"Якындагы җиде елга сәнәгать тармаклары буенча кадрлар әзерләүгә ихтыяҗ якынча 60 мең кеше дип бәяләнә, шул исәптән персоналның 80 проценты – эшче кадрлар һәм урта звено белгечләре", - диде Алексей Песошин.

"Заманча икътисад белгечләр әзерләүгә яңа таләпләр куя. Укучыларны һәм студентларны кирәкле белем һәм күнекмәләр белән тәэмин итү мөһим. Монда мәгариф учреждениеләре һәм предприятиеләр арасындагы хезмәттәшлек аеруча зур әһәмияткә ия",- дип ассызыклады ТР Премьер-министры.

«Бүгенге семинар-киңәшмә нәтиҗәләре буенча бу юнәлештә планлы гамәлләр эшләнәчәк, дип белдерде ул, һәм мин барлык катнашучыларның да аңлавын телим – әгәр без моның белән шөгыльләнмәсәк, барлык планнарыбыз да кәгазьдә калырга мөмкин», - диде Алексей Песошин.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, мәктәпләр, өстәмә белем бирү мәгариф оешмалары һәм беркетелгән предприятиеләр белән эш алып бару һәм килешүләргә кул кую һәм конкрет планнар эшләү кушылган. Шушы ук эшне республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә дә башкарырга кирәк, диде Алексей Песошин, шәһәр һәм районнарда мәгариф учреждениеләре һәм сәнәгать предприятиеләренең үзара хезмәттәшлеген оештыру мөһим.

"Иң мөһиме, - диде ТР Премьер-министры. - Предприятие җитәкчеләренә, кадрлар һәм персонал буенча урынбасарларга нәтиҗә ясарга кирәк - һәм мәктәпләргә, урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә барырга кирәк. Бүген мәктәпләр белән эшләүне һәм мәктәп тормышында катнашуны «артык чыгымнар» дип түгел, ә кадрларга инвестицияләр буларак бәяләргә кирәк. Бары тик шулай гына таләп ителгән нәтиҗәгә ирешеп була".


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.