Бүген Татарстан Республикасында зур юл төзелеше объектларын ачу тантанасы узды.
Тантанада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты (видеоконференцэлемтә режимында).
Республика инфраструктурасында берьюлы өч истәлекле объект барлыкка килде - яңартылган «Вознесение тракты, 2 этап» ачылу белән бергә «Шәле (М-7) - Баулы (М-5)» түләүле автомобиль юлы составында «Алексеевск - Әлмәт» яңа автомобиль юлы эшли башлады, шулай ук тантаналы рәвештә Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортының яңа перроны ачылды.
Бүген икенче Республика Яңа ел чыршысы-2024 алдыннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары, шулай ук укуда, мәдәнияттә һәм спортта үзләрен күрсәткән сәләтле балалар белән очрашты. Очрашу «Татнефть-Арена»да узды.
Без сезнең һәрберегез белән горурланабыз! Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика Яңа ел чыршысында катнашучы балаларны һәм яшүсмерләрне якынлашып килүче Яңа ел белән шулай котлады.
Традицион Яңа ел чарасы Казанда «Татнефть-Арена» боз спорт сарае мәйданчыгында уза. Гомумән алганда, Республика чыршысына 17 меңгә якын бала килер дип көтелә.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика Яңа ел чыршысында катнашучы балаларны һәм яшүсмерләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
Традицион Яңа ел чарасы Казанда «Татнефть-Арена» боз спорт сарае мәйданчыгында уза.
Театральләштерелгән тамаша башланганчы Рөстәм Миңнеханов МХодә катнашучыларның балалары һәм үзләрен фәндә, спортта, мәдәнияттә һәм иҗтимагый эшчәнлектә күрсәткән талантлы балалар белән очрашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яңа ел алдыннан югары уку йортлары ректорлары һәм республикада урнашкан фәнни оешмалар җитәкчеләре белән традицион очрашу уздырды. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин яңа энергетика объектларын файдалануга тапшыруда катнашты
Бу Казан территориясендәге объектлар - «Водозабор» подстанциясе (ПС 110 кВ Водозабор), 110 кВ кабель линияләренең яңа участоклары, шулай ук Татарстанның Лаеш районындагы «Сокуры» подстанциясе (ПС 110 кВ Сокуры).
Чарада шулай ук «Сетевая компания» АҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, республиканың энергетика комплексы вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәгариф һәм фән советы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Казанның «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында «Ел җитәкчесе-2024» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Узып баручы 2024 елда Татарстан Яңа ел каникуллары чорында эшләтеп җибәрелгән М12 трассасының нәтиҗәсен тулы көченә сизәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе Сергей Иванов Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта хәбәр итте. Брифинг Яңа ел каникуллары чорында республика шәһәрләрендә һәм районнарында иминлекне тәэмин итү чараларына һәм бәйрәм чараларына багышланды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика агрофирмаларындагы эшчеләр вакытлыча яшәү өчен кулланыла торган барлык биналарны тикшерергә кушты.
Татарстан Республикасы Рәисенә Алабуга районының Малореченский бистәсендә булган янгын турында оператив рәвештә хәбәр иттеләр.