Яңалыклар

30.12.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров гадәттәгечә "Теләкләр чыршысы" бөтенроссия хәйрия гамәлендә катнашты һәм балаларның теләкләре язылган берничә шарны алды.

30.12.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Оманга эш сәфәре кысаларында Солтан Кабусның Югары мәдәният һәм фән үзәгендә булды һәм аның Рәисе, «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме әгъзасы Хәбиб Әл Риями белән очрашты.

28.12.2024

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Рәхмәтенә лаек булды. Бүген аңа бүләкне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

28.12.2024

Татарстанда, башлангыч белешмәләргә караганда, барлык категория хуҗалыкларда, ашлык кукурузын да кертеп, 3 млн.867 мең тонна ашлык җыелган. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров китерде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

28.12.2024

Татарстан Республикасында федераль һәм республика программалары буенча барлык капиталь ремонт объектлары төгәлләнгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

28.12.2024

Бүген «Салават Күпере» торак комплексында Казанның «12 нче шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССО поликлиникасының филиалын ачу тантанасы узды.

Видеоконференцэлемтә режимында ачылышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

28.12.2024

Агымдагы 2024 елда видеоконференцэлемтә режимындагы соңгы киңәшмә бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узды. Киңәшмәне ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

«Без сезнең белән ел дәвамында территорияләрнең көндәлек эшчәнлеге, илкүләм проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыру, икътисад тармакларын һәм конкрет муниципаль берәмлекләрне үстерү мәсьәләләрен оператив рәвештә карадык һәм хәл иттек, - диде Рөстәм Миңнеханов. 

26.12.2024

Бүген Б.И.Тихомиров исемендәге премия лауреатларына бүләкләр тапшыру тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чара Мәскәүдә узды.

26.12.2024

«Теләкләр чыршысы» зур хәйрия гамәле кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Казанның күп балалы Лубчук гаиләсе балаларының хыялларын тормышка ашырды.

26.12.2024

Бүген Мәскәүдә 2025 елда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum-2025» халыкара форумын әзерләү һәм уздыру һәм 2024 елда узган саммит нәтиҗәләре буенча оештыру комитеты утырышы узды.

Оештыру комитеты утырышын Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин үткәрде.

Ул искәрткәнчә, ил Президенты Владимир Путин карары буенча форумның барлык чаралары инде икенче тапкыр федераль дәрәҗәдә уздырылды.

Битләр: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148 149 150 >>