Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасы президенты белән очрашты

10.02.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасы президенты Игорь Артемьев белән очрашты. Очрашу Татарстан Рәисенең Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында узды.

Игорь Артемьев биржа эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм икътисадның стратегик тармакларында үтә күренмәле бәя индикаторларын формалаштыру буенча дәүләт бурычларын үтәү турында сөйләде.

Очрашу барышында яклар билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта ислам дөньясы илләре белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне үстерү өчен уңай алшартлар тудырылган. Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Артемьев мондый багланышларның әһәмиятен ассызыкладылар, шул исәптән биржа сәүдәсе үсеше контекстында да.

Фикер алышуның тагын бер темасы БРИКС биржасын булдыру - Россия Президенты Владимир Путин Казандагы XVI саммитта тиешле йөкләмә бирде. Нәкъ менә Татарстан башкаласы БРИКС биржасын формалаштыру процессында үзара хезмәттәшлек өчен төп мәйданчык була ала. Очрашу азагында яклар Россиядә һәм халыкара аренада товар базарларын үстерүдә хезмәттәшлекне һәм үзара ярдәмләшүне ныгытырга ниятләүләрен белдерделәр.

Белешмә өчен:

Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасы (СПбМТСБ) - нефть продуктлары, нефть, нефть химиясе, табигый газ, СУГ, металл, урман һәм төзелеш материаллары, минераль ашламалар һәм авыл хуҗалыгы товарлары базарларында, шулай ук ашыгыч базарда биржа сатуларын оештыручы Россиянең иң эре товар биржасы. Россиянең эчке базарына китерелә торган төп нефть продуктларының дүрттән бер өлешеннән артыгы биржада сатыла. СПбМТСБ Россия товарларына гадел бәяләрне билгеләүнең үтә күренмәле механизмын формалаштыра. Биржа 2008 елның маенда оештырылган.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. "ТНВ" телеканалының Мәскәү филиалы ярдәме белән.