Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Роснефть» хезмәттәшлек турында килешү төзеде

11.02.2025

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Роснефть" НК» ГАҖ баш башкарма директоры Игорь Сечин хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Документ импортны алмаштыруны үстерү һәм яңа югары технологияле техника һәм технологияләр җитештерүне үзләштерү өлкәсендә якларның үзара хезмәттәшлеген күздә тота.

Килешүне гамәлгә ашыру «Роснефть» объектларында кулланыла торган Татарстан предприятиеләре җитештергән яңа югары технологияле техника өлешен арттырырга ярдәм итәчәк.

Якларның хезмәттәшлеге нефть-газ һәм химия комплекслары өчен продукция җитештерүне киңәйтүгә, республика предприятиеләренең фәнни һәм конструкторлык потенциалын арттыруга юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм "Роснефть" Татарстанның юллар инфраструктурасын үстерү өчен заманча бәйләүче материаллар, сәнәгать предприятиеләрендә һәм транспортта майлау материаллары һәм махсус сыеклыклар җитештерү, аларны китерү һәм куллану өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә килештеләр.

"Роснефть" Татарстан предприятиеләрен һәм оешмаларын компаниянең инвестиция проектларын тормышка ашырганда товарлар китереп тору, хезмәт күрсәтү өчен сатып алуларда катнашуга җәлеп итеп, республиканың сәнәгать потенциалын үстерүгә ярдәм күрсәтәчәк.

«Роснефть" шулай ук фәнни-тикшеренү оешмаларының тәкъдимнәрен караячак, импортны алмашштыру һәм инновацион эшчәнлек кысаларында техника һәм технологияләрне сынаулар уздыруга һәм сәнәгый файдалануга ярдәм итәчәк.

Социаль өлкәдә, фән һәм мәгариф өлкәсендә Компания яшьләрнең һөнәри юнәлеш алуына, нефть-газ профилендәге квалификацияле эшчеләр һәм инженер кадрлар әзерләү һәм «Роснефть» предприятиеләренә белгечләр җәлеп итү өчен Татарстан Республикасы мәгариф системасын үстерүгә ярдәм итәргә ниятли.

Яклар шулай ук энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеге өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәк.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.