Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны Мәмләкәтенә эш сәфәренә килде.
Җиддә халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны провинция Губернаторы Сәид Бин Абдалла бин Җалави Әл Сауд һәм башкалар каршы алды.
Килүгә Рөстәм Миңнеханов Мәккәгә юл тотты, анда исламда иң мөһим дини йолаларның берсен - гомрә кылды.
Бүген, 12 февральдә, Татарстан Рәисенең эш сәфәре кысаларында очрашулары һәм эшлекле сөйләшүләре планлаштырылган.