Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: 2024 елда кече хуҗалыклар көче белән 142,2 млрд сумлык продукция җитештерелгән

08.02.2025

2024 елда кече хуҗалыклар көче белән 142,2 млрд сумлык продукция җитештерелгән. Бу барлык категория хуҗалыкларның гомуми җитештерү күләменең 42%ын тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Министр билгеләп үткәнчә, Татарстанда кече хуҗалыкларга зур игътибар бирелә. Бүгенге көндә республикада 401 мең шәхси ярдәмче хуҗалык һәм 2600 фермер хуҗалыгы исәпләнә. 2024 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан 448 млн сум бүлеп бирелгән. Субсидияләрдән 43,8 мең хуҗалык файдаланган. Быел бу максатларга 527 млн сум каралган.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда төп керем эре мөгезле терлекләр тоту хисабына тәэмин ителә. 2025 елның 1 гыйнварына мөгезле эре терлекләр, шул исәптән сыерлар, 215 мең 104 баш тәшкил итә. ЭПК мәгълүматлары буенча узган елга карата кимү 33,3 мең баш мөгезле эре терлек тәшкил итә. Иң күп югалтулар Чүпрәле, Нурлат, Питрәч, Кукмара муниципаль районнарында. Бу хәл Бөгелмә һәм Чистай районнары да бара. Кыскарту ЭПК мәгълүматларын актуальләштерү һәм 2023 елның катлаулы климат һәм бәя шартлары нәтиҗәләренәбәйле.

2024 елда сыерлар асрауга 302 млн сум бүлеп бирелгән. Халык тарафыннан 550 мең тонна сөт җитештерелгән, бу Татарстан Республикасы буенча гомуми күләмнең 24%ын тәшкил итә. Шул ук вакытта баш санының кимүе күзәтелә - бу 2023 елның мартында сөткә сатып алу бәяләренең төшүе нәтиҗәсе. Татарстан Республикасы ЭПК белешмәләре буенча 2025 елның 1 гыйнварына сыерлар саны 86 мең 765 баш тәшкил итә. Балтач, Аксубай, Чүпрәле, Тәтеш, Нурлат муниципаль районнарында зур югалтулар күзәтелә. Шул ук шартларда Мамадыш һәм Бөгелмә районнарында да сыерлар саны арткан.

Агымдагы вәзгыять 2024 ел дәвамында чимал сөтен сатып алу бәяләренең артуын күрсәтә, шул исәптән кече хуҗалыкларда да. Бүгенге көнгә сөт сатуның уртача бәясе 36 сум 16 тиен тәшкил итә, бу узган елга караганда 37%ка артыграк. Әмма бәяләр районнан районга үзгәреп тора. Иң югары сатып алу бәяләре Балтач, Биектау, Арча һәм Кукмара районнарында теркәлгән, ә иң түбән бәяләр - Лениногорск, Зеленодольск, Чүпрәле һәм Апас районнарында. Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына берләшү авыл халкының керемнәрен күтәрүдә һәм гадел бәяләрне тәэмин итүдә мөһим роль уйный.

Республикада 21 мең авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен берләштерүче 208 кооператив эшли. 2024 ел нәтиҗәләре буенча әлеге кооперативларның гомуми кереме 15 млрд сум тәшкил иткән. Сөтчелек юнәлешендә - 38, ит буенча - 35 һәм яшелчә буенча 8 кооператив эшчәнлек алып бара. Кооперативлар ел саен 132 мең тонна сөт, 41 мең тонна ит, 20 мең тонна яшелчә әзерлиләр һәм эшкәртәләр.

Кооперативның булуы дәүләт ярдәме чараларында катнашу мөмкинлеге бирә. 2024 елда «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» федераль проекты кысаларында 54 кооператив авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алуга бәйле тотылган чыгымнарны каплауга 252,6 млн сумлык субсидия алган, шул исәптән 38 кооператив 199,5 млн сумлык.

Республикада 2022 елдан башлап авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын кече сөт парклары территориясендә фермалар төзү өчен субсидияләү программасы гамәлдә. Ферма төзүгә киткән чыгымнарның 70%ына кадәр, әмма 5 млн сумнан да артыграк түгел, кире кайтарыла. Программаны гамәлгә ашыру чорында 5 кооператив базасында 25 шәхси ярдәмче хуҗалык өчен 25 ферма төзелгән, аларның гомуми баш саны 600 баш. Кооперативларга үз инвестицияләре 35 млн сум булганда 83 млн сумлык чыгымнар кире кайтарылган. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы әлеге программа ярдәмендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларның 200 мең сумга кадәр акча эшләү мөмкинлеге бар, дип билгеләп үтте.

Моннан тыш, республика халкы кош-корт үрчетү белән дә актив шөгыльләнә. Моңа шәхси ярдәмче хуҗалыкларга яшь кош-корт сатып алуга субсидияләр программасы ярдәм итә. Әлеге ярдәм нәтиҗәсендә 2024 елда 8405 шәхси ярдәмче хуҗалык 3,8 млн баш кош-корт сатып алган һәм 77 млн сумлык ярдәм алган. Әлеге программада Кукмара, Саба, Балтач, Теләче, Буа районнары аеруча актив катнаша. Агымдагы елда бу максатларга 75 млн сум каралган.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.