Хөрмәтле хатын-кызлар!
Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
8 март – ягымлы елмаюлы, сөенечле мизгелләрдән торган яраткан бәйрәмебез.
Хатын-кызлар – мәрхәмәт һәм шәфкать ияләре, рухи-әхлакый байлыкларыбызны һәм гаилә төшенчәсенең асылында яткан кыйммәтле рухи хәзинәләребезне саклаучылар дигән караш безнең күңелләрдә бик күптәннән ныгып урнашкан. Алар яшь буынга тәрбия бирүдә төп рольне уйныйлар, шул рәвешле җәмгыятебезнең киләчәгенә нигез салалар.
Гүзәл затларыбыз дәүләт идарәсендә актив катнаша, гаять җаваплы эшләрдә республикабызның һәм илебезнең үсешенә саллы өлеш кертә. Үз һөнәренең остасы, сәләтле һәм уңган булулары белән бергә, алар – балаларын өзелеп сөюче, кайгыртучы әни дә, тормышыбызга нур һәм яктылык өстәүче, безне игелекле эшләргә җилкендерүче дә.
Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кыз ветераннарыбызга, махсус хәрби операция уздыру зонасындагы хатын-кызларга, Ватанны саклаучыларның әниләренә, тормыш иптәшләренә, тол хатыннарына, апа-сеңелләре һәм кызларына бәйрәм уңаеннан аеруча ихлас котлау һәм рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Нәзакәтле, нәфис бу ханымнар һәм туташлар бер үк вакытта гаҗәеп бер эчке куәткә дә ия. Аларның какшамас рухына һәм корычтай ихтыяр көченә сокланмаган бер генә ир-егет тә юктыр.
Кадерле хатын-кызларыбыз!
Сезнең һәрберегез – илһам һәм ямь чыганагы, ананың баласына мәхәббәте, назлылык һәм матурлык турында күзаллауларыбыз гәүдәләнеше.
Сез газиз кешеләрегезнең җанына җылы өстәп, өйләрегездә бәхет балкышын сүндермисез, мәдәниятебезне, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне киләчәк буыннарга тапшыра киләсез. Ә хатын-кызның изге бурычы нәкъ менә шулардан гыйбарәт.
Сезгә чын йөрәктән нык сәламәтлек, иминлек, яңадан-яңа уңышлар телим.
Бәйрәм мөбарәк булсын! Бәхетле булыгыз!
Р.Н. Миңнеханов