Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Һиндстанның Кыргый табигать институты һәм Халыкара зур мәчеләр альянсы (IBCA) вәкилләре белән очрашты. Юкка чыгу куркынычы булган кар барсы популяциясен саклау буенча белем һәм тәҗрибә уртаклашу мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында ассызыклаганча, Татарстан белән Һиндстан арасындагы хезмәттәшлек әкренләп үсә.
Ул искәрткәнчә, узган 2024 елда БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди әфәнде килгән иде, делегацияләр алмашу бара. Бүген Һиндстан белән тагын да тыгызрак мөнәсәбәтләрне үстерү мөмкинлеге бар, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм быел моның өчен яңа мөмкинлекләр ачыла. Көзен Казанда "TIME: Татарстан – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» халыкара эшлекле форумы узачак. Рөстәм Миңнеханов Һиндстаннан коллегаларын әлеге чарага чакырды.
Халыкара зур мәчеләр альянсы (The International Big cat Alliance - IBCA) генераль директоры Сатья Пракаш Ядав Халыкара зур мәчеләр альянсы (Ibca) кысаларындагы эш турында сөйләде. Бу альянс Һиндстан тарафыннан 2023 елның апрелендә «Юлбарыс» проектының 50 еллыгы хөрмәтенә төзелгән. Кар барсларының популяциясе турында сөйләгәндә, Сатья Ядав бүгенге көндә хайваннарның нинди дә булса төрләрен югалтуга юл куярга ярамый, популяцияне торгызу өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк, дип билгеләде. Ул шулай ук кар барсларын тоткынлыкта үрчетүдә уңышлы тәҗрибә барлыгын хәбәр итте, һәм хезмәттәшләр тупланган тәҗрибә белән уртаклашырга әзер.
Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында хәбәр иткәнчә, Татарстан Һиндстанның фәнни институтлары белән хезмәттәшлекне үстерергә тели. "Биологик ресурслар - гомумкешелек байлыгы, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Үсемлекләрнең һәм хайваннарның һәр төренең юкка чыгуы бөтен дөнья җәмәгатьчелеге өчен борчылу тудырырга тиеш. Имезүчеләрнең сирәк төрләрен саклау, үрчетү һәм реабилитацияләү өчен аларны өйрәнүне, тотрыклы рәвештә үрчи торган хайваннар парларын һәм төркемнәрен формалаштыруны, аларны тотуның, үрчетүнең һәм реабилитацияләүнең яңа ысулларын куллануны тәэмин итәргә кирәк».
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, фәнни фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр өлкәсендә бергәләп эшләргә, популяцияләрне саклау һәм торгызу буенча бурычларны хәл итәргә кирәк.