Рөстәм Миңнеханов барында Кар барсларын өйрәнү, яклау һәм популяциясен арттыру өлкәсендә мәгариф һәм фәнни-техник өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

14.03.2025

Бүген Казанда Кар барсларын өйрәнү, яклау һәм популяциясен арттыру өлкәсендә мәгариф һәм фәнни-техник өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов барында Килешүгә А.Н. Северцов исемендәге Экология һәм эволюция проблемалары институты директоры, Россия Фәннәр академиясе президенты Сергей Найденко, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты директоры Андрей Киясов, «Ирбис» үзәгенең Попечительләр советы рәисе Али Үздәнов, Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков имза салды.

Документ «Дөньяда кар барсын өйрәнү һәм саклау Көчләрне берләштерү» халыкара конференциясе кысаларында имзаланды.

Шулай ук Алтай Республикасында «Кар барсы» биологик төрлелекне саклау фәнни-тикшеренү үзәге объектларын стратегик партнерлар консорциумына тапшыруга сертификат бирелде.

Үзәкнең заманча комплексы базасында стратегик партнерлар тирән фәнни тикшеренүләр үткәрә, уртак программаларны гамәлгә ашыра һәм ирбисны өйрәнү һәм саклау мәсьәләләрендә халыкара хезмәттәшлекне киңәйтә алачак.

Кар барсы популяциясен саклау «Экологик иминлек» илкүләм проектының төп максатларының берсе булып тора.

Белешмә өчен:

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Биологик төрлелекне саклау буенча өстенлекле өйрәнү төре – кар барсын өйрәнү фәнни үзәге төзелде. Алтай Республикасының Майма районында үзәк төзелеше 2024 елда тәмамланган. Объектлар комплексы лабораторияле фәнни-тикшеренү корпусыннан, ветеринария блогыннан, хуҗалык блогыннан, вольер комплексыннан һәм фәнни хезмәткәрләр өчен торак йортлардан гыйбарәт.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. ММЧ материаллары кулланылды.