Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайның Юкка чыга торган төрләрне импортлау һәм экспортлау идарәсенең Кыргый табигатьне саклау департаменты директоры урынбасары Чжан Шаньнин һәм Eco-Bridge Continental (Кытай) идарәсе рәисе профессор Ши Кун белән очрашты.
Очрашу Казан Ратушасында узды. Исегезгә төшерәбез, биредә бүген «Дөньяда кар барсын өйрәнү һәм саклау. Көчләрне берләштерү» халыкара конференциясе чаралары уза.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, конференция - төрле илләрдән килгән экспертларны, галимнәрне һәм дәүләт органнарын берләштерү өчен, юкка чыгу куркынычы янаган кар барсын саклау буенча белем һәм тәҗрибә уртаклашу өчен уникаль платформа.
Бүген бу - илебезнең биологик төрлелеген, шулай ук тулаем тарихын һәм мәдәни мирасын саклау буенча көчләребезне берләштерү юлындагы шартларның берсе. Кытай коллегаларына мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, аларның кар барслары буенча экспертлар буларак катнашуы бик мөһим.
Табигатьне саклау эшчәнлегендә һәм экология өлкәсендә Кытай белән хезмәттәшлек итү – яңа һәм өметле юнәлешләрнең берсе, диде Татарстан Рәисе. Без Россия-Кытай багланышлары кысаларында Кытай белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирәбез. «Безгә Кытай оешмалары белән хезмәттәшлекне үстерү кызыклы", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, Чжан Шаньнин әфәндегә мөрәҗәгать итеп.
Ул искәрткәнчә, биологик ресурслар – гомумкешелек байлыгы, һәм үсемлекләрнең һәм хайваннарның һәр төренең юкка чыгуы бөтен дөнья җәмәгатьчелеге өчен борчылу предметы булырга тиеш. Безгә фәнни фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр үткәрүдә, киләчәктә планетадагы тереклекләрнең сирәк төрләрен үрчетүне һәм тернәкләндерүне саклау, аларның популяциясен торгызу өлкәсендә күп дәрәҗәле бурычларны хәл итү өчен бергәләп эшләү мөһим.
Чжан Шаньнин әфәнде конференциягә чакырган өчен рәхмәт белдерде һәм кар барсларын өйрәнү эшчәнлекнең мөһим юнәлешләренең берсе булуын билгеләп үтте. Ул Кытай коллегалары тупланган тәҗрибә белән уртаклашырга әзер, дип ышандырды.
«Ирбис» ассоциациясенең гомуми җыелышы рәисе Али Үздәнов очрашу барышында хәбәр иткәнчә, Кытай тәҗрибәсе һәм аеруча популяцияне саклап калуда ирешелгән нәтиҗәләр ихтирамга лаек. Ул шулай ук тыгызрак хезмәттәшлек итү кирәклеген билгеләп үтте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген кар барсын өйрәнү эшенең фәнни өлеше булуы мөһим.
КФУның фәнни эшчәнлек буенча проректоры Дмитрий Таюрский Кытай югары уку йортлары белән уртак эшчәнлек турында сөйләде, чөнки КФУның КХРдагы 20дән артык университет белән килешенгән мөнәсәбәтләре бар.