Рөстәм Миңнеханов һәм Пакистанның кыргый табигатьнең мактаулы илчесе, Кар барсын һәм экосистемаларны яклау буенча глобаль программа эмиссары Сәрдәр Мөхәммәд Җамал Хан Легхари кар барсын популяцияләүнең мөһимлеге турында фикер алыштылар

14.03.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Пакистанның кыргый табигатьнең мактаулы илчесе, Кар барсын һәм экосистемаларны яклау глобаль программасы (GSLEP) эмиссары Сәрдәр Мөхәммәд Җамал Хан Легхари белән очрашуда кар барсы популяциясен саклап калуның мөһимлеге һәм бу тема буенча дөнья тәҗрибәсен өйрәнү турында сөйләде.

Очрашу Казан Ратушасында «Дөньяда кар барсын өйрәнү һәм саклау. Көчләрне берләштерү» халыкара конференциясе башланыр алдыннан узды

Рөстәм Миңнеханов Пакистанның кыргый табигатьнең мактаулы илчесенә конференциядә катнашуы өчен рәхмәт белдерде.

Сәрдәр әфәнде Мөхәммәд Җамал Хан Легхари Мәскәү зоопаркына кар барсының анасын һәм баласын тапшыру турында карар кабул ителүен сөйләде. Ул искәрткәнчә, элегрәк «Ирбис" кар барсын өйрәнү һәм саклау үзәге» төбәкара ассоциациясе директоры Дарья Петрова белән очрашкан, ул Мәскәү зоопаркы кар барсларына мохтаҗ, дип сөйләгән.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, кар барсы – Татарстан символы, ул көч, батырлык, горурлык, тизлек, табигатьнең чисталыгын гәүдәләндерә. Ул «Ирбис» кар барсларын өйрәнү һәм саклау үзәге алып барачак эшчәнлек, шулай ук халыкара хезмәттәшлек турында кыскача гына сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук ассызыклаганча, Татарстан үз дәрәҗәсендә Россия-Пакистан мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итәргә тырыша.

Аерым алганда, Татарстан Рәисе 2017 елда Пакистанның Лахор һәм Исламабад шәһәрләрендә булуын искәртте. «Сезнең ил белән табигатьне саклау эшчәнлегендә һәм экология өлкәсендә хезмәттәшлек безнең өчен мөһим юнәлешләрнең берсе булачак», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашуда ТР экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков, «Ирбис» ассоциациясенең гомуми җыелышы рәисе Али Үздәнов, КФУның фәнни эшчәнлек буенча проректоры Дмитрий Таюрский һәм башкалар катнашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.