Беларусь Республикасы - Татарстанның әйдәп баручы сәүдә партнерларының берсе. Бу хакта Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы Премьер-министры Александр Турчин белән очрашуда белдерде.
Очрашу Түбән Камада «ТАНЕКО» мәйданчыгында узды. Моңа кадәр Беларусьның Хөкүмәт делегациясе нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексын карады, автомобиль бензиннарын, дизель ягулыгын, авиация керосинын, суднолар ягулыгын, база майларын һәм майлау материалларын кертеп, чыгарыла торган продукция ассортименты белән танышты. Кунакларга шулай ук җитештерүне алга таба үстерү планнары турында сөйләделәр.
Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан дустанә Россия-Беларусь мөнәсәбәтләре кысаларында Беларусь белән багланышларны киңәйтү мөмкинлеген югары бәяли. "Безнең илләрнең президентлары төбәкләр дәрәҗәсендә элемтәләрне үстерүгә актив ярдәм итәләр. Минскка һәр визитыбызда без Александр Григорьевич Лукашенко белән очрашабыз, ул һәрвакыт безнең өчен вакыт таба. Без республика белән хезмәттәшлеккә игътибарыбыз өчен рәхмәтле. Узган ел Беларусь Республикасы Президентының Татарстанга Киләчәк Уеннарын ачу тантанасында һәм БРИКС саммиты эшендә катнашу визитлары безнең өчен зур мәртәбә булды», - диде республика Рәисе.
Ул ассызыклаганча, Татарстан белән Беларусьны үзара файдалы хезмәттәшлекнең бай тарихы берләштерә. Хезмәттәшлек турында хөкүмәтара килешү гамәлдә, министрлыклар, муниципалитетлар, сәүдә-сәнәгать палаталары, фәннәр академияләре, предприятиеләр арасында килешүләргә кул куелды. Парламентара элемтәләр үсә. Үзара хезмәттәшлекне җайга салуны уртак эшче төркем гамәлгә ашыра. Хезмәттәшлекне үстерүгә Казан-Минск маршруты буенча туры авиарейслар ярдәм итә.
Рөстәм Миңнеханов сәүдә элемтәләренең динамик рәвештә үсүен билгеләп үтте. Узган елда товар әйләнеше 750 млн долларга якынлашкан. "Безнең максат - үзара сәүдә күләмен 1 млрд долларга кадәр җиткерү. Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Безнең товар җитештерүчеләр, сәнәгатьчеләр бер-берсен яхшы беләләр. Ләкин безгә якларыбыз өчен яңа мәнфәгатьләрне ачарга кирәк. Юнәлешләр бик күп. Без автокомпонентлар буенча бер-беребезне яхшы тулыландырабыз. Нефть химиясе өлкәсендә зур перспективалар күрәбез", - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов транспорт өлкәсендәге багланышларны аерым ассызыклады. "КАМАЗ" Беларусь предприятиеләре белән актив хезмәттәшлек итә. Татарстанда белорус троллейбуслары үзләрен яхшы яктан күрсәтте. Юл төзелеше өлкәсендә дә хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар.
"Бездә энергетика өлкәсендә партнерлык өчен потенциал начар түгел. Без шулай ук Беларусь Республикасы белән фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте, туризм һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлек итәбез. 2023 елда сезнең илдә Татарстан мәдәнияте көннәре уздырдык", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Александр Турчин Татарстанга беренче сәфәрен югары бәяләде. "Безнең визит бик нәтиҗәле булды. Безне Татарстан белән хезмәттәшлекнең күптәнге тарихы берләштерә. Без үзара сәүдәнең нисбәтле булуын күрәбез: импорт һәм экспорт күләме якынча бертөрле. Бу безнең бер-беребезне яхшы тулыландыруыбыз турында сөйли», - диде Премьер-министр.
Ул билгеләп үткәнчә, хезмәттәшлекнең традицион өлкәләреннән (нефть химиясе, машина төзелеше, гражданнар авиатөзелеше) тыш, кайбер яңа юнәлешләр дә бар. "Якын арада кызыклы яңа юнәлешләр гамәлгә ашырылачак. Шулай ук мәгариф, мәдәният, медицина һәм башка гуманитар багланышларыбызны истә тоту мөһим. Барысы да эшләнә, әмма һәрчак омтылырлык нәрсәләр бар", - диде Александр Турчин.
Ул Рөстәм Миңнехановның хезмәттәшлекне үстерү буенча уртак эшче төркем эшчәнлеген активлаштыру, шулай ук кварталга бер мәртәбә эшкә йомгак ясау турындагы тәкъдимен хуплады.