Беларусь Республикасы Премьер-министры Александр Турчин Татарстанга эш сәфәренә килде. «Бигеш" халыкара аэропортында аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Александр Турчин Чаллы, Түбән Кама һәм Алабуганың төп сәнәгать предприятиеләрендә булырга планлаштыра. Алар арасында: «ТПК МТЗ-Татарстан» ҖЧҖ, төп җыю конвейерын карап, «КАМАЗ» ГАҖ, ФТҮ, «ТАНЕКО» АҖ.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Турчинның эшлекле очрашуы булачак.
Яклар Татарстан һәм Беларусь арасындагы хезмәттәшлекне алга таба үстерү перспективалары турында фикер алышачак.
Татарстан - Беларусның мөһим икътисадый партнерларының берсе, Россия төбәкләре арасында товар әйләнеше буенча - 9 нчы һәм экспорт күләме буенча 8 нче урында тора.