Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Беларусь Республикасы Премьер-министры Александр Турчин Чаллыдагы «Ватан-ана» мемориаль комплексына чәчәкләр салдылар.
Моңарчы Александр Турчин Рөстәм Миңнеханов белән «ТПК МТЗ-Татарстан»да булды, анда тракторларны җыю эшләре белән таныштылар, авыл хуҗалыгы техникасының модельләрен, шул исәптән сыекландырылган һәм компримирланган табигый газда эшләүчеләрне («РариТЭК» белән берлектә эшләнгән) карадылар.
«МТЗ-Татарстан» сервис үзәгендә КФУ вәкилләре коммуналь техниканы роботлаштыру өлкәсендәге өр-яңа эшләнмәләрне күрсәттеләр. Пилотсыз җыештыручы санаулы минутларда тирә-юньне тәртипкә китерә һәм планшеттан идарә ителә. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый техника муниципалитетларда куллану өчен уңайлы булачак.
Шулай ук әлеге мәйданчыкта «Эйдос Медицина» үзенең симуляторлары булган стенд күрсәтте. Ике ел элек Минскта «Эйдос» җайланмалары белән җиһазландырылган симуляция үзәге ачылган иде. Бу вакыт эчендә анда 9 меңгә якын медицина хезмәткәре белем алган.
Белешмә өчен:
«ТПК МТЗ-Татарстан» ҖЧҖ 2003 елда төзелгән. Бүгенге көндә бу күп нәрсәләрнең җыелмасы: Белоруссиянең 28 компаниясенең рәсми партнеры, үз җитештерүе, тармакланган дилерлык челтәре, урыннарда трактор техникасын ремонтлау буенча сервис хезмәте, запас частьләр белән сәүдә итү, үз транспорт-логистика үзәге.
22 ел эшләү дәверендә «Беларус» маркалы 18 модель трактор чыгару үзләштерелгән, 23 мең берәмлектән артык техника җыелган, 78 меңнән артык берәмлек сатылган, шул исәптән үзендә җитештерелгән кече кабиналы тракторлар, экскаваторлар, универсаль юл машиналары, туфрак эшкәртү агрегатлары.