Балык Бистәсе районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасы Илдар Таҗетдиновка тапшырылды

17.01.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Балык Бистәсе муниципаль районы советының чираттагы утырышында катнашты.

Утырыш башында депутатларга Балык Бистәсе районы башкарма комитеты структурасында кадрлар үзгәреше турында хәбәр иттеләр. Шулай итеп, Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасына Илдар Таҗетдинов билгеләнгән.  Ул  “Алабуга” махсус икътисади зонасы” генераль директоры урынбасары вазифасында булган.

Алга таба Совет адресына Муниципаль районның башкарма комитеты җитәкчесе Рашат Хәбибуллиннан үз вазифасыннан азат итүне сорап гариза керде.  Депутатлар аның соравын канәгатьләндерделәр.

Аннары Балык Бистәсе районы башлыгы Илһам Вәлиев башка эшкә күчү сәбәпле, үз вазифвсыннан китү турында белдерде.

Алексей Песошин үзенең чыгышында Илһам Вәлиевнең 10 ел Балык Бистәсе районы башлыгы булуын билгеләде. Ул Илһам Вәлиевкә җирле үзидарә өлкәсендә башкарган күпьеллык уңышлы хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медален тапшырды.

Шулай ук депутатлар карары белән Илһам Вәлиевкә “Балык Бистәсе муниципаль районының мактаулы гражданы” дигән исем бирелде.

Алга таба Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча  ТР Премьер-министры Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын Илдар Таҗетдиновка тапшыру турында тәкъдим кертте.

Депутатлар аның кандидатурасын бертавыштан сайладылар.

Илдар Таҗетдинов республика җитәкчелегенә һәм депутатларга ышаныч күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде. “Безнең алга бик күп бурычлар куелган, аларны без уртак тырышлык белән генә башкара алабыз. Балык Бистәсе районы халкы бик эшчән, без сынатмабыз”, - дип өстәде ул.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.